Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Әниләр көненә багышланган “Әниемә чәчәк бәйләме” республика акциясендә Чүпрәле делегациясе дә катнашты

27 ноябрь көнне Галиасгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Әниләр көненә багышланган "Әниемә чәчәк бәйләме" дигән республика акциясе узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында бу елны тантаның кунаклары аналар - Бөек Ватан сугышында ирләре вафат булган тол хатыннар, тыл хезмәтчәннәре иде.

Әлеге тантаналы чарада безнең районнан район халкын социаль яклау идарәсе начальнигы һәм өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Зөлфия Юсупова җитәкчелегендә делегация: Иске Чүпрәле авылыннан Равза Мавренкова, Назирә Сәлимҗанова, Яңа Чокалы авылыннан Мөнирә Измайлова, Кече Чынлы авылыннан Тәскирә Замдиханова, Зур Чынлы авылыннан Фирүзә Мавлиханова, Иске Шәйморза авылыннан Мәсхүдә Алиуллина, Яңа Уби авылыннан Нина Ярухина, Югары Каракитә авылыннан Гөлзиян Газизова, Борындык станциясеннән Софья Федорова, Яңа Ишле авылыннан Сара Вәлиуллина катнаштылар.

Зөлфия Юсупова, өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире:

-Бәйрәм чарасы алдыннан театр бинасы фойесында тематик күргәзмә эшләде. Алар барысы да чатыр формасында булып, "Ана-хуҗабикә", "Ана һәм бишек", "Ана-хикәятче", "Ана - кул эшләре остасы", "Ана-каһарман" дигән темаларга багышланган иде. Чарага килгән кунаклар аларга кереп, балалар бүлмәсе, авыл йорты инсталляцияләрен, басуда эшләүче хатын-кызның ял вакыты күренешләрен күзәтә алдылар. Аннан тыш, бутоньеркалар, талдан үргән эшләнмәләр, саклаучы курчаклар ясау буенча мастер-класслар да эшләп торды.

Бәйрәм тантанасы күренекле артистлар, балаларның хореография ансамбльләре, коллективлары катнашында матур, зур концерт белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниемә чәчәк бәйләме” республика акциясе