Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Әниләргә чәчәк бәйләме

Хатын-кыз бәхете ана булу бәхете белән бәйләнгән. Балалар тәрбияләү белән бергә, җәмгыятьтә ирешкән уңышлары аны тормышта эзле, кабатланмас итә.

Әниләрне хөрмәтләп, Г.Камал исемендәге дәүләт театры бинасы сәхнәсенә республика шәһәрләреннән, районнарыннан килгән күп балалы әниләр, төрле тармакларда хезмәт куйган атказанган хезмәткәрләр, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм дәүләт бүләкләренә ия булган 600дән артык ана чакырылды. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова әниләрне республика Президенты исеменнән тәбрикләп, бүгенге көндә әниләр өчен республикада эшләүче программалар белән таныштырды.

Бәйрәм концерты "Йолдыз әниләр" белән таныштырып башланды. Сәхнәдәге зур экранда 37 ел Чүпрәле районы үзәк хастаханәсендә балалар бүлеген җитәкләүче, "РСФСР ның атказанган табибәсе", "СССРның сәламәтлек саклау отличнигы", "Почет билгесе ордены" кавалеры Венера Вәлиева күренде. Район делегациясе составында бу көнне "ТРның атказанган терлекчесе" Галина Сөләйманова, 40 ел "Йолдыз" хуҗалыгында терлекчелектә эшләгән, "ТРның атказанган терлекчесе" Мәрьям Камалетдинова, "ТРның атказанган терлекчесе" Гөлирам Сәйфуллина, "ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре", "Мәдәнияттәге уңышлары өчен" күкрәк билгесе һәм ТР Хөкүмәте гранты иясе Энҗия Шәрәфетдинова, "ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре", "2012 ел чуваш сандугачы", "Халык мәгарифе отличнигы" Людмила Сердцева, "ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре", журналист Сания Шәрәпова, "Ленин ордены" кавалеры Мария Хәлимова (Бауман исемендәге хуҗалыкта сыер савучы булып хезмәт куйган), "III дәрәҗәле Хезмәт Даны ордены" кавалеры, район Советы халык депутаты Валентина Волкова бар иде (рәсемдә).

Бәйрәм дәвамындагы җыр, бию, әниләргә булган җылы сүзләр, игътибар аша үрелеп барды. Әлеге чарада катнашу мөмкинлеге тудырганнары өчен делегация составы республика, район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне