Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Әниләр бәйрәме

23 ноябрь көнне район мәдәният йортында үткән бәйрәм чарасында дөньяда булган барлык матур сүзләр залда урын алган хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, кызлар хөрмәтенә яңгырады. Ник дигәндә, әлеге чара да нәкъ менә 25 ноябрь-Әниләр көненә багышланган иде.

Бәйрәм чарасы сюрпризларга шактый бай иде. Беренчедән ул, концерт формасында үтсә, шул ук вакытта конкурс биремнәреннән гыйбарәт иде. Бу көнне әниләр янә үзләренең бар нәрсәгә дә хирыс булуларын,башлаган эшләрен ахыранача кадәр үти алуларын тагын бер кат расладылар.

Сәхнәдә районның төрле оешмаларында хезмәт куючы гүзәл затларыбыз-әниләр: Ольга Зартдинова, Зөлфия Мөдәррисова, Оксана Васильева, Ландыш Сабирҗанова, Наталия Васильева ярышты.

Һәрбер әни тамашачыларга беренче эш итеп, үзенең визит карточкасын тәкъдим итте. Аннан аларга төрле тормышта туучы хәлләрдә чыгу юлларын эзләргә туры килде, өй эше итеп бирелгән биремдә аш-суга уңганлыклары тикшерелде. Конкурс ярышлары моның белән тәмамланмыйча, әниләр "Кадриль" биюен дә биеп һәм шәхсән сәнгати яктан осталыкларын да күрсәтергә тиеш иделәр.

Реклама

Әмма ни генә булмасын, әниләр сынатмады. Тамашачыларны барлык мәшәкатьләрен оныттырып, алар чын ял бүләк иттеләр. Бәйрәм программасы төрле конкурсларга, җыр-биюләргә дә бай булды. Тамашачылар район мәдәният йорты артистларының, яшь талантларның чыгышларын алкышларга күмделәр.

Ә әниләр конкурсына килгәндә, биредә беренче, икенче, я булмаса өченче урын алучы әниләр турында сүз алып бару һич мөмкин түгел иде. Шуңа да жюри тарафыннан әниләрнең чыгышлары номинацияләр буенча бәяләнде. Алар арасында "Әни-бәйрәм", "Әни-уңган кул", Әни-киң күңелелек" һ.б. бар иде. Жюри рәисе, район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов конкурста катнашучы әниләрнең һәрберсенә истәлекле бүләкләр һәм Грамоталар тапшырды, "Әни" дигән бөек сүзнең тормышыбызда зур урын алып торуы турында әйтеп үтте һәм бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әниләр бәйрәме

2
X