Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ана теленә өйрәним, дисәң

ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифингта "Татар теленә өйрәтү буенча "Ана теле" онлайн-мәктәбе проектын эшләтеп җибәрү турында" сүз барды.

Журналистлар белән әлеге очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин һәм Россиядә һәм БДБ илләрендә EF Corporate Language Learning Solutions генераль директоры Эдуард Балдаков катнашты.

-"Ана теле"нә дистацион уку проектын булдыру турында күп тапкырлар сүз кузгатылган иде инде. Күрәсең, вакыты хәзер җиткәндер",- диде министр урынбасары Данил Мостафин журналистларның: "Нигә моңарчы әлеге проект булдырылмады" дигән соравына.

Проектны тормышка ашыруда ТР тел белгечләре, галимнәре, укытучылары хезмәт куйган. Әлегә анда укырга теләк белдерүчеләрнең саны чикле-10000 кеше генә. Шулай да киләчәктә бу юнәлештә ихтыяҗдан чыгып, бу сан үзгәрәчәк. Сайтка кереп белем алу исә бушлай. Бүгенге көндә анда укучыларның саны 2000нән артып киткән.

"Ана теле"ндә белем алуның 9 тел дәрәҗәсе каралган. Проектның яңалыгы - татар теле укытучылары белән сөйләшү класслары булуы", - дип билгеләде Данил Мостафин. Министр урынбасары проектны үстерү максатыннан, КФУ белән берлектә үз эченә татар теленә дистанцион өйрәтү, укыту-методик кабинетларны берләштергән үзәк булдыру мәсьәләсе хәл ителүен дә хәбәр итте.

"Ана теле" проекты бик күп видео, аудио һәм фотоматериалларны үз эченә ала. Һәрбер дәрес ахырында укучы теманы ныгыту өчен, берничә күнегү башкара, алга таба система билге чыгара һәм хаталарны күрсәтә. Нигездә, проектта катнашучыларның күпчелеген студентлар тәшкил итә. "Ана теле"нә онлайн укуга теләк белдерүчеләр anatele.ef.com. сайтына керә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: онлай уку