Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Амнистиягә 16 чүпрәлеле эләкте

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы тарафыннан 2015 елның 24 апрелендә амнистия игълан ителү турында 6576 номерлы карар кабул ителде.

Шушы документның 4- нче пункты нигезендә җинаять кылуда шикләнелгән һәм гаепләнүчеләр һәм хөкем ителүчеләр арасында амнистия игълан итү, аны җиңел һәм уртача авырлыкта җинаять кылган өчен беренче тапкыр ирегеннән мәхрүм ителүчеләр һәм ил алдында билгеле хезмәтләре булган затлар (Ватанны саклау буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, шулай ук Әфганстанда яки башка илләрдә хәрби яки хезмәт бурычын үтәүчеләр, хәрби хезмәткәрләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, Чечня Республикасында хәрби бәрелештә һәм Төньяк Кавказ төбәге территориясендә контртеррорчылык операцияләрендә катнашучылар, Чернобыль АЭС фаҗигасы нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, шулай ук бу һәлакәт нәтиҗәсендә нурланыш алган затлар арасында үткәрү каралды. Шушы амнистиягә безнең районда ирекләреннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзага тартылган 16 кеше эләкте һәм алар хөкем карарыннан азат ителеп учеттан төшерелде. Әлеге юнәлештә эш дәвам итә. Шул ук вакытта әлеге амнистия авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр (үтерү, көчләү, террорчылык, экстремизм, кеше урлау, мошенниклык, ришвәт алу, балигъ булмаганнарга карата җинаять, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр) кылган затларга, аеруча куркыныч җинаятьне кабат кылган өчен хөкем ителүчеләргә, амнистия турындагы акт буенча азат ителеп, соңгы 10 елда җинаять кылучыларга, җәзаларны үтәү тәртибен явызларча бозучыларга кагылмый. Дәүләт тарафыннан эшләнгән мондый гуманлы адымны, җәзадан азат ителүчене намуска тартуга, цивилизацияле гражданлык җәмгыятенә кайтуга һәм законны тыңлау юлына басып илебез халкының батырлыгын аклауга өмет бирүгә юнәлтелгән дип аңларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: амнистия