Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Алты чүпрәлеле гаиләсенә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды

Районда ике һәм аннан соңгы балаларын табучыларга "Ана капиталы" сертификатын тантаналы шартларда тапшыру традициясе дәвам итә.

Аның чираттагысы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килде. ЗАГС бүлегендә бу көнне алты гаиләгә: Иске Чүпрәледән Волковлар, Борындыктан- Вешкиннар, Чуваш Чүпрәлесеннән: Годуновлар һәм Мусаткиннар, Зур Аксудан Мигулкиннар һәм Кече Чынлыдан Хәлиловлар гаиләсенә әлеге сертификат тапшырылды.

Әниләргә сертификатларны пенсия фондының район бүлеге начальнигы Ильмир Измайлов тапшырды һәм әлеге акчаларны торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуына тотарга, шулай ук әниләрнең тупланма пенсия өлешенә юнәлдерергә мөмкинлеген әйтеп үтте.

Чүпрәле районы буенча бүгенге көнгә барлыгы 1023 гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылган. Шуның 795е әлеге акчаларны- 264 миллион сум күләмендә торак шартларын яхшыртуга тоткан. Быелның алты аенда гына әлеге сертификатны алу бәхетенә 66 гаилә ирешкән һәм шуның 46сы 17, 5 миллион сум күләмендә торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән.

-"Ана капиталы" акчалары югала дип йөрүчеләргә борчылмаска киңәш итәр идем. Кулларында булган әлеге сертификат, киресенчә, ел саен индексацияләнә генә бара. Быел аның күләме 429 мең 408 сум 50 тиен, киләсе елга 450 меңгә якын булачак дип көтелә,-ди пенсия фондының район бүлеге начальнигы Ильмир Измайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев