Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Алиментыңны түлә!

Балаларның укуга һәм белемгә омтылуы һәрвакытта да югары бәяләнә.

Әлбәттә, баланың мәктәпкә бару өчен мөһим кирәк-яраклары булганда гына аның укырга теләге туа. Кызганычка каршы, кайбер ата-аналар үз балаларын тиешенчә тәэмин итүдә төп вазифаларын үтәп җиткермиләр. Шуны истә тотып, Татарстан Республикасы буенча Россия суд приставларының Федераль службасы идарәсе "Алда белем көне-алиментыңны түлә!" акциясе үткәрә. Сентябрь аенда пристав хезмәткәрләре алиментларны түләтү буенча эшне тагын да активлаштыра. Димәк, уку елы алдыннан үз баласына материаль ярдәм күрсәтмәүче ата-аналар бу хакта тагын бер кат уйланырга һәм тиешле нәтиҗә ясарга мәҗбүр булачаклар. Әлеге рейдларда журналистлар, дин әһелләре һәм опека органнары хезмәткәрләре дә катнашачак. "Акция барышында ата-аналар балаларына кием-салым, уку жиһазлары алу өчен үз теләкләре белән акча бирсәләр бик яхшы булыр иде",- ди район суд приставлары бүлеге җитәкчесе Ирек Хәлимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент