Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Аларга бары игътибар кирәк

Ел саен, традицион рәвештә 1 октябрьдә билгеләнеп үтелә торган-Өлкәннәр көне якынлаша. ТР Министрлар кабинетында үткән чираттагы брифинг та шул теманы яктыртты.

Агымдагы елда әлеге бәйрәмне билгеләп үтү аеруча истәлекле, чөнки Россиядә Өлкәннәр көне уздырыла башлауга 20 ел тула. 1992 елда БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан бу көн халыкара дәрәҗәдә игълан ителгән иде. Шуңа да агымдагы елда да өлкәннәр көне уңаеннан күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.

-Иң мөһиме бер генә өлкән кеше дә шушы вакыт аралыгында игътибардан читтә калмаска тиеш, дип белдерде республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов.

Мәгълүматлар буенча, бүгенге көнгә Татарстан буенча халыкның 1 миллионнан артыгын пенсия яшендәгеләр тәшкил итә. Шуларның 357 меңе- эшләүче пенсионерлар. Иң өлкән дип саналган 100 яшьтән узган әби-бабайлар 174әү. 109 яшен билгеләп үтүче иң өлкән әби Буа шәһәрендә яши, гомумән әлеге өлкәннәребезнең 52се Казан шәһәрендә гомер кичерә. Агымдагы елда юбилейлы даталарын билгеләп үтүче һәр өлкәнгә Россия һәм Татарстан Республикасы Президентларының котлау хатлары җибәрелде. Алга таба да әлеге күркәм чара дәвам итәчәк.

Гомумән алганда өлкәннәр көне һәм декадасын билгеләү елдагыдан ким булмас, диелде брифингта. "Шуңа да, бәйрәм көннәрендә һәрбер оешма үзендә эшләп чыккан пенсионерлар белән очрашырга, аларның хәлләрен белергә тиеш",-диде Азат Габделәхәтов.

Ялгызы гына яшәүче өлкәннәребезнең торак шартларын кышкы чорга әзерләү буенча "Чиста йорт" акциясе уздыру планлаштырыла. Социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә бу чорда ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең өйләрен, ишегалларын тәртипкә китерәчәк. Шулай ук, ел саен өлкәннәр көне уңаеннан муниципалитетларда "Көзге ярминкәләр" үткәрелеп, биредә арзан бәядән яшелчә, җиләк-җимеш, терлек азыклары һ.б. сатып алу мөмкинлеге тудырылачак. "Тимурчылык хәрәкәтләре" дә актив төстә эшчәнлекләрен башкарачак.

-Бүгенге көндә интернат-йортларда яшәүче өлкәннәребезне дә онытмаска тиешбез,-диде министр урынбасары. Мондый интернат-йортлар республикада 28, анда 1750дән артык әби-бабай тәрбияләнә. Әлеге йортларда яшәүче өлкәннәрне һәм инвалидларны туган, балачагы һәм яшьлек еллары узган җирләргә алып барып кайту планлаштырыла. Мондый мөһим чара инде өченче ел рәттән уздырылып килә. Быел да бу акция халыкка социаль ярдәм күрсәтү органнары хезмәткәрләре белән уздырылачак.

Соңгы елларда ветераннарыбызның шактый ук актив тормыш рәвеше алып баруларын да искәртеп үтәргә кирәк. Төрле конкурслар, спорт бәйгеләре, укулар булсынмы - алар һәркайда үзләрен күрсәтергә тырыша.

Бу уңайдан декада барышында, шулай ук, агымдагы ел республикада билгеләнеп үтүче "Тарихи мәдәни мирас елы" кысаларында "Тарихи әһәмиятле урыннар буйлап экскурсия" дип аталган акция старт алачак. Муниципалитетларда актив ветераннар белән берлектә Болгар шәһәренә, Зөя утрау-шәһәрлегенә һәм Раифа Богородица монастырена алып барулар каралачак. Агымдагы елда районда мондый төрдәге экскурсиянең инде оештырылуын әйтеп үтәргә кирәк.

Аннан агымдагы елда ел башыннан алып ветераннарыбыз Казан шәһәрендә үтәчәк республика конкурсы - "Балкыш" фестиваленә зур әзерлек күрделәр. Әлеге фестивальнең зонаара этаплары үтте инде. Менә хәзер октябрь аенда ветераннарыбыз Казан шәһәрендә олы сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Бу чарада катнашучы ветераннарыбызга уңышлар теләп калабыз.

2012-2013 елларда да республикада әби-бабайларны компьютер технологияләренә өйрәтү буенча актив эш дәвам иттереләчәк. Әлегәчә "Интернет-озын гомерлелек" программасы нигезендә компьютерга өйрәнү дәресләрендә ветераннарыбыз үзләрен бары тик актив яктан гына күрсәтте. "Әби-бабайларыбызга бу дәресләр бик ошады. Аларны хәзер компьютер турындагы башлангыч белемнәр генә канәгатьләндерми, тагын да күбрәк беләселәре килә",- дип белдерде бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Казан шәһәрендә тармак эшчәнлеген оештыру буенча урынбасары Ирина Просвирякова. Быел да дәресләргә 17 меңнән артык "укучы" йөрер, дип уйланыла. Компьютерга өйрәнергә теләүчеләргә мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итү дә җитә. Безнең районда исә Алешкин-Саплык урта мәктәбе базасында укулар оештырылачак.

Моннан тыш, өлкәннәр катнашында мәдәният йортларында төрле концерт-кичәләр, очрашулар булачак. Декада барышында 10 көн буена Татарстанда "кайнар линияләр" эшләячәк. Әлеге номерларга шалтыратып һәрбер пенсионер үзе турында белгертә, уй-фикерләре белән уртаклаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр өчен