Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Акчарлак” та “Катюша” ны бергәләп җырладылар

Хәзерге вакытта да биредә 60 лап бала ял итә. Аларның көндәлек тормышы иҗат һәм спорт вакыйгаларына бик бай.

Вожатыйлар составы төрле уеннар уйлап табу буенча могжиза күрсәтә. Монда башкача мөмкин дә түгел, чөнки заман балаларын мавыктыру өчен вакыт белән бер аякта атларга кирәк.

- Саф урман һавасы үзе үк шифалы. Моңа өстәп, көндәлек режим, тулы кыйммәтле туклану, физкультура һәм спорт, төрле тәрбия чаралары. Болар барысы да мәктәп яшендәге баланың психологик, физик һәм рухи халәтен яхшыртуга юнәлтелгән,- ди лагерь директоры Венера Мошкова. Әле шушы көннәрдә генә үзләренең концерт программалары белән бирегә ветераннар килеп китте. Очрашу Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын лаеклы каршылау кысаларында узды. Ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов балалар алдында чыгыш ясап, сугыш башлануның тарихы, фашистларның явыз ниятләре һәм каһарман халкыбызның җиңүгә ничек ирешүе турында сөйләде. Аннан соң концерт башланды. Ветераннар хоры башкарган "Катюша" җырын вожатыйлар гына түгел, балалар да күтәреп алды. Шунысы куандыра, күп дистә еллар үтүгә дә карамастан, әлеге җыр үзенең актульлеген югалтмый. Илдә һәр елны йөзләгән яңа җыр иҗат ителә. Аларның кайберләре вакытлыча гына булса да популярлык казана, бик еш радио һәм телевидение аша яңгырый. Әмма, беркадәр вакыт үтүгә үк без аннан туя да башлыйбыз. Ә менә сугыш чорында иҗат ителгән җырларның сугыш утлары аша узып безнең көннәрдә дә популяр булуы, бигрәк тә яшь буын тарафыннан яратып җырлануы куандыра.

Реклама

-"Катюша" бик гади җыр, әмма аны барысы да ярата. Сугыш елларында хәтта немец солдатлары да аны авыз гармуннарында уйнаган, һәм ул аларга бик ошаган. Франция сугышчылары СССР га дан итеп шул көйгә "Казачок" биюен биегәннәр,- дип сөйли Фиркать Сабирович. Балалар да үз чиратларында бурычлы булып калмады. Алар үз көчләре белән әзерләгән концертларында бүгенге балачакның бәхетле мизгелләрен тасвирлап күрсәттеләр. Очрашу ахырында, район мәгариф бүлегенең лагерь буенча кураторы Резедә Мөдәрисова ветераннарга олы рәхмәтен җиткерде.-Монда ишетелгәннәрнең берсе дә эссез калмас, балаларның яшь йөрәгендә озак сакланыр. Моны без аларның йөзләрендә дә күрдек. Рәхмәт сезгә ветераннар, сез һәрвакыт балалар белән очрашуга ашкынып торасыз, үткәннәрне матур иттеп сөйли беләсез,- диде Резедә Рауфовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар җәе 2014