Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Акча биреп кайгы алма!

Соңгы елларда җинаятьнең бу төре тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Хәзерге заман мошенниклары аның нинди генә ысулын уйлап тапмыйлар, нинди генә хәйләле юллар белән юкта- барга да ышанучан гади халыкны төп башына утыртмыйлар.

10-30 сентябрь көннәрендә Татарстанда "Сак булыгыз, мошенниклар!" акциясе уздырыла. Бу чарадан безнең район җәмәгатьчелеге дә читтә кала алмый. Шушы акция кысаларында, мәсәлән, Казанның 3 нче икмәк заводы пешергән икмәк һәм күмәчләргә кисәтү текстлары язылган махсус стикерлар ябыштырыла. Җәмәгать транспорты салоннарында, сәүдә үзәкләрендә, мәчетләр һәм чиркәүләрдә, мәгариф учреждениеләрендә, торак йорт подъездларында, лифтларда кисәтү кәгазьләре беркетелә яки бастырылган белешмәлек (памятка) таратыла. Өлкәннәр яшәгән кайбер фатирларга кереп, аңлату эшләре алып барыла.

-Татарстан Республикасы хокук саклау органнары хезмәткәрләренең кабат шундый акция үткәрүләре мошенникларның көннән-көн азгынлана баруы, халык арасында, "шомалар" тозагына эләкмәс өчен, кисәтү-профилактика уздыру белән аңлатыла. Шунысы мәгълүм, мошенникларның алдау схемалары камилләшә, заман технологияләренә үтеп керә бара, кеше алдап кесә калынайту киңлеге киңәя тора,- ди ТР буенча ЭЭМның җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең урлауларны ачу бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Николай Черных. Аның сүзләренә караганда, һәр мошенник-сизгер психолог, элемтәгә кереп, кешегә уйларга вакыт бирмичә, мөмкин кадәр аңына тәэсир итеп торалар, корбаны аек фикер йөртә башлаганчы, акчасын шудырып өлгерергә омтылалар. Шикле кеше "якының бәлага тарган, коткару өчен акча кирәк, банк карточкагыз блокировкаланган",- дип SMS җибәрә икән (алар, кагыйдә буларак төзәтү колониясендәгеләр, яки аннан чыккан кешеләр), кичекмәстән стационар телефоннан "02" яки кесә телефоныннан "020" номеры буенча шалтыратып әйтергә кирәк. Банк карточкасына килгәндә, иң элек, өске ягында язылган телефоннан белешү зарур. Хокук сакчыларына тизрәк хәбәр итсәң, эш тә отышлырак, "югалган" акчаңны кайтаруга өмет тә зуррак була. Иң мөһиме сезгә мөрәҗәгать иткән теләсә кемгә ышанмаска, алар катнашыннан тыш башка чыганактан белешмә алырга кирәк. Элек өлкән яшьтәгеләр, яшь- җилкенчәк мошенниклар тозагына эләксә, хәзер инде җитешкән яшьтәгеләр дә каба. Димәк, яшь буенча чикләр бетерелде. Мошенниклыкның тагын бер төре - ул да булса күрәзәлек итү, бозыкны бетерү. Бу очракта сүз чегән милләтеннән булган кешеләр турында бара. Нигездә, җинаятьчеләр үзләренең мәкерле эшләрен төркемләп башкаралар. Үз корбаннарының ышанычын яулап, "бозыкны" яисә чирне дәвалау кирәклеген әйтәләр, әлбәттә инде акча да таләп итәләр. Йомшак характерлы һәм юкка-барга тиз ышанучан кеше мондый "гипноз"га тиз бирешә. Социаль яктан якланмаган гражданнарга каршы (инвалидлар, пенсионерлар, балалар) җинаять кылу аеруча куркыныч.

-Соңгы вакытта интернетта, ягъни социаль челтәрдә мошенниклар үз "кәсеп"ләрен киң куллана башладылар. Сер түгел, бүгенге көндә интернеттан файдаланмаган кеше бик сирәк. "Одноклассник" һәм "В контакте" да үзләренең шәхси битләрен ачмаган кеше бармы икән? Кызганычка каршы, әлеге социаль челтәрләрнең популярлыгыннан мошенниклар үзләренең криминаль максатларын гамәлгә ашырырга тырышалар. Хәзер алар виртуаль аралашырга яратучыларны алдауның нинди генә алымнарын уйлап тапмыйлар. Ә максат бер - ничек тә булса чит акчаларны кулга төшерү,- ди полиция начальнигы урынбасары, өлкән лейтенант Ә.Ахмедов. -Мошенниклар социаль челтәргә чибәр, ягымлы кызлар фотографияләрен куеп бит ачалар. Аннан соң бик күп кенә "пользователь"ләргә "дуслашыйк!" дип үтенечләр җибәрәләр. Корбаны кармакка эләккәч теге чибәр кыз исеменнән актив хат язышу башлана. Беркадәр вакыттан соң күрешү вакыты билгеләнә. Әлбәттә инде, кыз башка шәһәрдән булганлыктан юл чыгымнары да кирәк булып чыга. Реаль тормышта күрешергә ашкынып торган егет "хәерче кыз"га кирәк кадәр акча сала. Һәм шуның белән бөтен "дуслыкка" нокта куела, сайттагы ялган аралашулар да шунда ук юкка чыга. Мондый алымнарны мошенниклар "танышу" сайтында да еш кулланалар,- ди полиция хезмәткәре.

Бер сәгатьтән соң сезнең "страничка"гыз алып ташлана, дигән куркыту хәбәрләре дә килергә мөмкин икән. Мошенниклар сайт администрациясе исеменнән: "соңгы вакытта сезнең сайтка хакерлар һөҗүме күбәйде, анкетагызда ялгышлыклар бар, без барлык "пользователь"ләрне дә тикшерәбез. Сезнең "стра-ница"гызның чын икәнлеген раслау өчен, бил-геләнгән номерга ашыгыч рәвештә SMS җибәрегез",-дигән хәбәр дә килергә мөмкин. Ни кызганыч, мондый ятмәгә эләгүчеләрнең саны артканнан-арта гына бара. Эчке эшләр органнары хезмәткәре яисә шушы службада дәрәҗәле урын тотучы офицер исеменнән сайт ачып, мошенниклык кылучылар да очрый икән.

-Бүгенге көндә социаль челтәрдәге мошенниклар проблемасы аеруча кискен куела. Шуңа күрә эчке эшләр министрлыгы сайтка "Игътибар! Социаль челтәрләрдә мошенниклар бар!" дип исемләнгән баш астында язма урнаштырды. Иң әүвәл нәрсә белергә соң? Сайт-та күрсәтелгән бөтен таләпләрне үтәүдән тоткарланып торыгыз. Килгән хәбәрләрнең кемнән икәнлегенә төшенегез, әгәр социаль челтәрдә яисә электронлы почтагызда "страница"гыз бозылган икән, кичекмәстән паролегезне алмаштырыгыз һәм компьютерыгызда вирус юклыкка инаныгыз. "Страница"гызга үзегез турында бик төгәл мәгълүматлар язмагыз. Һәрвакыт уяу һәм игътибарлы булсагыз мошенниклар сезне һичшиксез читләтеп үтәчәк,-диләр хокук саклау хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар