Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Ак Барс-Мед” иминият компаниясенең Чүпрәле филиалында ике телдә дә сөйләшәләр

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары һәр елны районыбыздагы берәр оешма яки предприятиегә сәяхәт кыла. Быел без, 7 «А» сыйныфы укучылары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зифа Таҗетдинова җитәкчелегендә "Ак Барс-Мед" иминият компаниясе хезмәткәрләре белән очрашып, сөйләштек.

Безне компания директоры Айрат Хәсәнов эш тәртибе, хезмәткәрләр һәм аларның вазифалары белән таныштырды. Безне кызыксындырган һәр соравыбызга теләп җавап бирде.

"Ак Барс-Мед" компаниясе баш белгече Гөлшат Мифтахетдинова исә 2011 елның 1 маеннан бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полислары бирелә башлавы турында сөйләде. Алар инде чикләнмәгән вакытка бирелә. Бүгенге көндә мондый полисларга безнең райондагы 6000 кеше ия икән.

Оешманың ишекләре бер дә ябылып тормый: һәр көнне 50ләп кеше килә. Халык белән аралашу, телдән аңлату эшләре дә, рәсми кәгазьләр (шул исәптән, аерым шәхесләргә таратыла торган хатлар да) ике дәүләт телендә алып барылуы турында да белдек.

Реклама

-Мин рус милләтеннән булсам да, татар телен яхшы беләм. Без Татарстанда яшибез, димәк, ике телне дә камил белергә тиешбез,-ди агент төркеме менеджеры Гүзәл Александровна.

"Ак Барс-Мед" компаниясе хакында бик күп мәгълүматлар алып, дәүләт теле буларак, татар теленең гамәлдә, актив кулланылышта икәнлеген үз күзләребез белән күреп кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция мин татарча сөйләшәм