Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Айлык үткәрдек

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә 28 январьдан башланган гражданлык-патриотик айлыгы 28 февральгә кадәр дәвам итте.

Айлык барышы чорында мәктәп балаларын гражданлык-патриотик рухта тәрбияләү буенча эш планнары расланган иде. Айлыкта мәктәбебезнең 1 һәм 11нче сыйныфта укучы барлык балалары да катнашты, чараларның бөтен пункты да үтәлде. "Батырлык дәресләре" тематикасы буенча сыйныф сәгатьләре һәм Бөек Ватан сугышына багышланган 10ар минутлык мәгълүмати блоклар үткәрдек. "Хәзерге солдат" дип исемләнгән бәйрәмчә фотокүргәзмә оештырдык. "Ватанны саклаучылар көне" һәм Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган тантаналы митингның "мактаулы караулы" составында катнаштык. Шулай ук, ул көнне геройлар һәм сугышта катнашучыларның туган авыллары буйлап "Кар десанты"на старт та бирелде. 10 "а" сыйныфында "Кайчан мин солдат булырмын?" дигән тема буенча иҗат эшләренә конкурс үткәрелде. "Алга-үткәнгә!" һәм "Чүпрәле геройлары" дигән альбом ясадык. "Сугышчы-интернационалистлар" темасы буенча китап күргәзмәсе булдырдык. "Бөек Җиңүгә 67 ел" темасына багышланган шашка-шахмат уеннары буенча турнир булды. 1 һәм 11 сыйныф укучылары арасында рәткә тезелү смотры узды. 22 февральдә үткән "Ягез әле, егетләр!" конкурсы аеруча истә калырлык булды. Сыйныфтан тыш "Без-сәламәт тормыш өчен!" конкурсында да укучылар бик теләп катнаштылар. Призлар яулаган барлык сыйныфлар һәм укучылар мәктәпнең Мактау Грамоталарына һәм призларга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби тәрбия