Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

30 һәм 8,5! Аерма бармы?

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 29 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 6962 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар урылган, шуның 6891 гектары суктырылган. Бу уңышы җыеп алынасы мәйданнарның 19 проценты. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 22,1 центнерны тәшкил итә. "Цильна" җәмгыятендә-1401, "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә-502, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында-3200, "Низамов", "Хафизов" крестьян-фермер хуҗалыкларында...

Урып-җыю эшләре белән бер үк вакытта, район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дә бара. Әлегә тиешле норма тулысынча үтәлмәгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, хәзергә бер баш терлеккә 15,04 центнер азык берәмлеге туры килә. Ә кышны тук, исән-имин чыгар өчен һәр баш терлеккә 35 центнердан да ким булмаган күләмдә азык әзерләнергә тиеш. Бүгенге көндә район буенча 39551 тонна сенаж, 8668 тонна печән, 151,1 тонна яфраказык әзерләнгән.

Район көн саен дәүләткә 62410 кг сөт сата. Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,2 тоннага артык. Бүген район сыер савучылары көн саен уртача һәр сыердан 14,5 кг сөт җитештерәләр. "Цильна" җәмгыятендә бу сан 30 кг.ны тәшкил итә, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында-20,3 кг. Ә менә "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә бер сыердан көненә уртача 8,5 кг. гына сөт савыла.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы