Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

“Адонис”та кызык һәм файдалы

Городище урта мәктәбендә 2001 елдан бирле "Адонис" дип исемләнгән экологик палаткалы лагерь эшләп килә. Әлеге лагерьның төп үзенчәлеге-анда йөрүче балалар үз туган җирләренә, аның табигатенә мөкиббән.

"Адонис"ның максаты булып яшь буында табигый мохитка мәхәббәт тәрбияләү генә түгел, ә табигый шартларда яшәү, гомумән, туризмга карата кызыксыну уяту һәм шул рәвешле сәламәт тормыш алып бару тора.

Лагерь башлап "Кирәмәт" дип аталган данлыклы табигать территориясендә, шулай ук, урман, я булмаса кырда урнаша, әмма соңгы ике елда палаткалар мәктәп яны бакчасында корыла.

-Урманга яки кырга чыгу соңгы елларда куркыта башлады, төрле бөҗәкләр, урман бете дигәндәй. Шулай да без мәктәп бакчасында гына ятмыйбыз, авыл чишмәләрен өйрәнәбез, кырга, елга буйларына, урманга җәяүләп барып кайтабыз,-ди лагерь җитәкчесе Юрий Мутин.

Лагерьга 6-8 сыйныфларда белем алучы 5 укучы йөри: Алина Большакова, Юлия Усмендеева, Григорий Васильев, Петр Храмов һәм Регина Арифуллова. Әйтергә кирәк, әлеге укучылар авыл табигатенең торышын кайгырту, аны саклау буенча актив эш алып баручылар. Гомумән, лагерь үзенең эшләү дәверендә күп төрле ачышлар ясарга өлгергән. Табигатьтә инде югалып баручы аз санлы үсемлекләрне, хайваннарны тупланма җыентыкларга кертү буенча хатлар юллап, үз максатларына ирешкән. Гаять калынлыктагы китап эшләп чыгарырлык проект материаллары туплаганнар, андагы рәсемнәр барысы да укучыларның үз куллары белән ясалган.

Без лагерьга килгәндә, укучылар география һәм биология укытучылары Юрий Мутин һәм Александр Бушуев белән берлектә теорияне кабатлап утыралар иде.

-Миңа лагерьда булу бик ошый. Туган авылымның кырларында, урманнарында ниләр үскәнен, нинди хайваннар яшәгәнлеген бик яхшы беләм. Таныш түгел үсемлеккә тап булгач, аның агулымы, юкмы икәнлеген әйтеп бирә алам,-ди лагерьга берничә ел рәттән йөрүче Алина Большакова.

Каникул вакытында да укырга кирәк бит монда, диючеләр нык ялгыша. Лагерь программасы бик тә кызыклы итеп эшләнгән. Укучылар җитәкчеләре белән берлектә чишмәләргә төшеп (ә алар Городище авылында 19ау) суның күләмен үлчиләр, эзләнү-тикшеренү эшләре алып баралар. Биредә ял вакытлары да, интеллектуаль уеннар, кызыклы чаралар, акцияләр үткәрүгә, балыкка йөрүләргә дә урын бирелгән, көненә өч мәртәбә туклану каралган.

-Әле шушы көннәрдә "Әти-әниләр көне" үткәрдек, уеннар уйнадык, белемнәребезне уртаклаштык,-ди лагерь җитәкчесе ярдәмчесе Александр Бушуев.

Китәр алдыннан шулай да лагерьның ни өчен "Адонис" дип аталганын сорамый кала алмадым.

-Адонис исемле чәчәк хөрмәтенә ул. Биредә иң беренчеләрдән булып чәчәк атучы, сирәк очрый торган үсемлек. Мәгънәсе дә грек алласы исеменнән чыгып, "янып торучы" дигәнне аңлата, аның чәчәге әллә кайлардан күренеп тора,-диделәр миңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар җәе2013