Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ашлыкны уттан саклау кагыйдәләре

Хәзер районда урып-җыюның кызган чагы. Берүк вакытта кышкы чорга маллар өчен азык әзерләү дә дәвам итә.

Ни кызганыч, әлеге сезон башлану белән бер янгын очрагы теркәлде дә инде. "Ак Барс-Чүпрәле" җәмгыятенең Яңа Ишле филиалында булды ул хәл. "КСК-100" маркалы комбайнны төзекләндерү вакытында, эретеп ябыштыру эшләре янгын куркынычсызлыгы таләпләре кушканча башкарылмый. Нәтиҗәдә комбайнның двигателендә янгын чыга һәм бик тиз арада ул башка агрегатларга күчә.

Мондый күңелсез хәлләр кабатланмасын өчен һәм урып-җыю белән бәйле объектларда-ашлык: терлек азыгы саклау һәм эшкәртү урыннарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан без, районның янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, катгый таләпләр куябыз. Башаклы культуралар басуларының урманнар һәм автомобиль юллары белән чикләшкән урыннарын беренче чиратта суктырып алырга һәм 4 метр киңлектә сукаларга кирәк. Ындыр табаклары ашлык кырыннан кимендә 100 метр ераклыкта урнашкан булырга тиеш һәм аларның да тирә-юнен 4 метр киңлектә сабан белән сукалау тәкъдим ителә. Мәйданы 25 гектардан да артык булган ашлык басуында комбайннар эшләгәндә янгын чыга калса, янгын зонасы тирәли сукалау өчен сабанлы трактор һәрвакыт әзер торырга тиеш. Басуларда камыл яндыру, учак кабызу катгый тыела. Тракторларның һәм машиналарның капотсыз эшләүләренә юл куймагыз. Двигатель радиаторларындагы тузанны яисә кибәкне яндырып чистартырга ярамый. Урып-җыюда катнашучы барлык техника очкын һәм янгын сүндергечләр, себерке, сәнәк, чан белән су һәм ком белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Хезмәткәрләрнең инструктаж үтүләре аеруча мөһим.

Исегездә тотыгыз, объектларның, техниканың һәм яңа уңышның сакланышы сезнең карамакта. Игеннәрне урып-җыю чорында машиналарга ягулыкны төнлә кыр шартларында салырга ярамый. Ашлык складлары, иген киптерү агрегатларының файдалануга яраклы икәнлеген тикшерергә кирәк. Салам, печән эскертләрен һава линияләренә- 15 метр, юлга-20 метр, бина һәм корылмаларга 50 метр якынлыкта урнаштырырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек