Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле тармакара технологияләр техникумында ачык ишекләр көне узды

Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы 1968 елдан бирле авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча төрле белгечләр әзерли. Бүген техникумда ачык ишекләр көне узды.

Соңгы елларда, чыгарылыш сыйныфлар арасында шәһәр каласын үз күреп, аеруча юрист, экономист буенча белгечлек алу "модага" кереп китте. Ә менә авыл хуҗалыгы өлкәсендә белгечләргә кытлык сизелә. Бу хакта район башлыгы Александр Шадриков та һәрдаим киңәшмәләрдә басым ясап, бүген районга нәкъ менә агрономнар, механиклар кирәклеге хакында искәртә һәм бу юнәлештә эшчәнлек алып барырыга чакыра. Ә бит ерак йөрисе дә юк. Үзебезнең район җирлегендә мондый мөмкинлекләрне тармакара технологияләр техникумы бирә.

Ачык ишекләр көненә район белем бирү учреждениеләреннән: Уби, Зур Аксу, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе, Иске Кәкерле, Марс, Городище, Шланга, Хорновар-Шигали урта мәктәпләреннән 49 укучы килгән иде.

Ачык ишекләр көненә килгән Зур Аксудан технология укытучысы Елена Никитина да:

-Мин шәхсән элек техникум тәмамладым, аннан югары уку йорты. Элек без укыган елларда хәзерге шартлар да юк иде. Бүген исә укучыларга бөтен мөмкинлекләр бар.

Чыннан да район тармакара технологияләр техникумында бүген һәркем өчен җаны теләгән һөнәрне үзләштерә ала. Сыйныфлар компьютерлаштырылган,төрле түгәрәкләр эшләп тора.

-Бүген техникумда 204 укучы белем ала. 127 укучы түләүле шартларда укый. Ашханәдә укучылар өчен өч мәртәбә бушлай туклану оештырылган, 70 кешелек тулай торагыбыз бар. Быел техникум нигезендә яңа төркемнәр ачмакчы булабыз, -ди укыту-производство буенча техникум директоры урынбасары Раил Нигъманов.

Укучылар техникумның материаль-техник базасы белән таныштылар, укучылар көче белән әзерләнгән "Без тәмәкегә каршы" исемле концерт карадылар, ашханәдә сыйландылар. Техникум җитәкчелеге аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, кабул итү тәртипләре турында аңлатты.

Техникум турында тулырак мәгълүматны 2 - 28 - 82, 2-28-82, 2-24-91 телефон номерлары аша һәм Pu-90drojjanoe@rambler.ru сайтыннан белеп була.

Денис Игнашев,Максим Никитин, Зур Аксу:

-Безгә техникумда бик ошады. Без, егетләрне аеруча механика бүлеге кызыксындыра. Әлегә имтиханнарны тапшырасы бар, аннан укуыбызны биредә дәвам итәрбез дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ачык ишекләр көне