Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Ашамаган терлектә өмет юк

Җәй- терлекләрдән мул һәм арзан продукция җитештерү өчен иң кулай вакыт. Тәүлекнең күп вакытын табигать кочагында, болынлыкта, көтүлекләрдә йөргән мал сөтне дә мөмкин кадәр күберәк бирә.

Аграр идарәнең терлекчелек тармагын җитәкләүче Айваз Абязовның да үз фикере. Июнь ае үтеп баруга да карамастан, сөт җитештерү буенча районны артка сөйрәүче кайбер хуҗалыклар эшеннән канәгать булмавы йөзенә үк чыккан.

-Чагыштырып карагыз, җаваплылыгы чикләнгән "Березка" җәмгыяте бүген үткән елның шул чорына караганда сөтне 3,5 тоннага ким сава. Җәмгыятьнең һәр өч филиалы да минуска эшли. Бигрәк тә Уби һәм Шигали товарлыклы- сөтчелек фермаларында зур артка китеш бар. Шул ук вакытта "Цильна" җәмгыяте терлекчеләре былтыргыга караганда сөт җитештерүне 2,5 тоннага арттырдылар. Аерма җир белән күк арасы,- ди ул.Чыннан да, берүк табигать шартларында хезмәт куйган Кече Чынлы сыер савучылары быелның биш аенда гына да тулаем сөт савуны 20 процентка арттырганнар. Бүген биредә уртача һәр сыердан тәүлек саен 30 ар килограмм продукция алына. Дуңгызлар асрап та зур табышка эшли иде әлеге хуҗалык. Тармакны яшәтүгә киртә куелгач та югалып калмаганнар монда. Ферма биналарына реконструкция ясап сөт терлекләре көтүен тагын да арттырырга булганнар. Таналар әзерләү эше җайга салынган. Шулай да, әлеге хуҗалыкта сөт саву күрсәткечләре югары булуының сере нидә? - Хезмәтне дөрес оештыру, терлекчеләр арасындагы дисциплинаның конкрет кую, һәр төр эш буенча материаль кызыксындыру чаралары булдыру үзенең нәтиҗәсен бирә. Фәнгә нигезләнү, алдынгы технологияләр системасын куллану һәм алдынгы тәҗрибәне коллективта өйрәнү практикага кергән,- ди Айваз Эмилович. Монда һәр сөт терлегенең кан составына карап ашату рационын төзиләр икән. Әйләнә ел малларга фураж бирелә. Җәй- мул азык чоры дип тормыйлар, һәр сыер үзенең продуктлылыгына карап тиешле күләмдә фуражын ала. Хуҗалыкның алдынгы савымчысы Рәмзия Ибраһимова, быелның биш аенда үз группасындагы 24 сыердан биш тонна артык сөт сауган. Ферма буенча ул күрсәткеч дүрт тоннаны тәшкил итә (чагыштыру өчен: "Березка" да ул сан бер тонна 200 килограмм гына). Терлек азыгы әзерләү өчен җәйнең нинди килүенә дә карамастан, шартлы һәр баш терлеккә 33 центнер азык берәмлеге булдырырга кирәк. Икенче төрле әйткәндә, 40 мең тонна сенаж һәм 7750 тонна печән әзерләү бурычы тора. Бүгенге көнгә район буенча һәр баш терлеккә уртача биш центнер азык берәмлеге тупланган. Быелгы корылык та үзенекен итте. Димәк, алдагы кышлату чоры ферма эшчәннәре өчен гадәти булмаган авыр шартларда узачак.

-Оешма, предприятие һәм уку учреждениеләре коллективларына яфрак азык һәм төрле табигый үләннәр җыю планын җиткергән идек. Дөрес, кайберәүләр моңа бик җаваплы карый, алар арасында күз буярга маташучылар да юк түгел. "Цильна" хуҗалыгында тагын бер кыш чыгарлык запас булса, калганнарында бер уч та азык юк. Җәй айлары үтеп кышка кергәч, мондый мөмкинлекләрне кире кайтарып булмас,- ди Айваз Абязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы