Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Әби- бабайлар, ничек хәлегез?

Өлкән буын кешеләрен социаль яклау эшен киләчәктә тагын да яхшырту, ветераннар хәрәкәтен ныгыту һәм үстерү, яшьләргә рухи һәм патриотик тәрбия бирү - ветераннарның район советы эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе,- ди әлеге совет рәисе Фиркать Җәлалов.

Ветераннар советы президиумының чираттагы утырышында көнүзәк мәсьәләләр каралды. Әлбәттә, бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм якынлашып килүче Өлкәннәр көнен лаеклы үткәрү хакында сөйләшми мөмкинме соң? Ветераннарның торак шартларын яхшырту, сугышта катнашканнарны һәм инвалидларны, тыл эшчәннәрен хөрмәтләүгә багышланган чаралар үткәрү проблемасы кайчандагыга караганда да иң актуаль һәм иң мөһим бурычлардан санала. Сер түгел, хәзер бу юнәлештә бик күп максатчан чаралар үтә. Яу кырында ятып калганнарны искә алу, каһарманнар истәлегенә төрле спорт ярышлары, әдәби кичәләр оештырыла.

-Бүген районда 42 сугыш ветераны яши. Тормыш- көнкүрешләрен даими игътибарда тоту һәм кирәк икән һәртөрле ярдәм күрсәтү максатыннан аларның һәркайсына район оешмалары беркетелгән. Бу уңайдан тармак технологияләре техникумы дирекциясенең уңай эшләрен билгеләп үтәргә кирәк. Түбән Каракитә авылында гомер кичерүче Жиһанша Исхаков әлеге уку йортына һәрчак рәхмәтле. Ветеранның мал- туары өчен саламын, печәнен, ашлыгын китереп үк бирәләр. Башка гозерләрен дә үтәргә әзер торалар. Бөтен оешма җитәкчеләре дә шушы үрнәктә эшләсен иде,- ди Фиркать Сабирович. Утырышта халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Илгизәр Вафин да чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, Бөек Җиңүгә 70 ел тулуны лаеклы каршылау өчен әлеге үзәк 39 пункттан торган чаралар планы проектын ясаган. Ул аларны ветераннар карамагына тәкъдим итте. Билгеле, аңа өстәмәләр дә булмый калмас. Ветераннар арасында ел саен үткәрелеп килүче "Балкыш" фестивале хәзер аеруча популярлашып китте. Сәхнәгә чыгучылар пенсия яшендә булсалар да, үзләренең сүрелмәс талантларын югалтмаганнар. Күпме җырчы, биюче, сүз осталары, гармунчыларыбыз бар. Убидан Людмила Сердцева, Иске Чүпрәледән дуэт җырлаучы Әлфия Яхиева белән Җәүдәт Мөдәрисов, Кече Чынлы авылыннан сәхнә ветераны Җәүдәт Алимовның курайда милли көйләр башкаруы күңелгә сары май булып ятты. Мондый уңышлы номерлар күп иде йомгаклау концертында. Сәхнәдә төрле милли төсмерләр, традицияләр, йолаларны күрү, җырларын ишетү күңелле булды. Аның Бөек Җиңүгә багышланган блогында тамашачы моңланды да, уйланды да, еш кына күзләр чыланды. Алга табан сәхнәгә талантлы "яшь" ветераннарны чыгару тагын да отышлырак булыр,- диделәр утырышта катнашучылар. Әлеге фестиваль сәхнәсенә тәүге адымнарын ясаган автор- башкаручы Иршат Закировны һәм җирле шагыйрь Азат Вахитовны тамашачылар үз итәргә дә өлгерде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар тормышы