Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле укучылары конкурстан 3 D принтерлар алып кайттылар

27 май көнне Казан шәһәрендә "Навигатор Кампус"та 3Д проектларны яклау буенча конкурс үтте.

Анда безнең районнан яшьләр инновацион үзәгеннән Фәнил Яфизов җитәкчелегендә Лиана Саттарова (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе), Азат Баһаутдинов, Альберт Фомин (2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе) һәм Яңа Элмәле урта мәктәбеннән Р.Гафуров җитәкчелегендә Екатерина Карсакова, Александр Мискин, Александр Головин катнаштылар һәм үзләренең проектларын яклап уңышлы чыгыш ясадылар. Шулай ук, алар 3Д-принтерын җыю буенча оештырылган мастер-класста катнашып, әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Биредә укучылар 3Д-принтерын үз куллары белән җыйдылар. Конкурс талантлы укучыларыбызның заманча техниканың нечкәлекләренә кадәр белүләрен, заманадан калышмыйча, бергә атлауларын раслады.

Районның яшь талантлары республика конкурсын уңышлы үтеп, 3Д-принтерларына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 3 D принтер