21 яшькә кадәр рөхсәт ителмәячәк
«Роспотребнадзор» башлыгы Геннадий Онищенконың исерткеч эчемлекләрне 21 яшькә кадәргеләргә сатмау турындагы тәкъдимен социаль сәясәт буенча Федерация советы комитеты рәисе Валерий Рязанский да хуплый.
Статистик мәгълүматлар күрсәткәнчә, россияле ир-егетнең һәр өченчесе, хатын-кызның һәр бишенчесе исерткеч эчемлекләр куллана. Законнар кабул ителеп килүгә дә карамастан, бу өлкәдә нәтиҗә әлегә көткәнне бирмәде. Шуңа да әлеге тема парламентның югары палатасында җитди итеп тикшереләчәк. Валерий Рязанский әйтүенчә, биредә шулай ук мәгълүмати технологияләр кулланып, профилактика эшен киң җәелдерү дә таләп ителә. Шушы нисбәттән эш башланган да инде. Күптән түгел алкогольле продукцияне матбугат басмаларында һәм интернет челтәрендә рекламалауны тыя торган яңа закон кабул ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев