Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

2015 елда һәр кешенең универсаль электрон картасы булачак

Киләсе елда электрон карталы булабыз 2015 елның 1 январеннан Россиядә яшәүче һәр кешегә Универсаль электрон карта өләшә башлыйлар. Төгәлрәк әйтсәк, электрон документ универсаль картадан баш тарту турында гаризасы булмаган һәр кешегә тапшырылачак. Универсаль электрон карта (УЭК) - паспорт (фамилия, исем, әтисенең исеме, җенесе, туган көне), электрон һәм кулдан куелган имза,...

Киләсе елда электрон карталы булабыз
2015 елның 1 январеннан Россиядә яшәүче һәр кешегә Универсаль электрон карта өләшә башлыйлар. Төгәлрәк әйтсәк, электрон документ универсаль картадан баш тарту турында гаризасы булмаган һәр кешегә тапшырылачак.
Универсаль электрон карта (УЭК) - паспорт (фамилия, исем, әтисенең исеме, җенесе, туган көне), электрон һәм кулдан куелган имза, фотография, карта номеры, медицина иминияте полисы, пенсия иминияте таныклыгы мәгълүматларын үзенә туплаган электрон документ. УЭК белән uslugi.tatar.ru сайтында электрон рәвештәге дәүләт, муниципаль хезмәтләрдән файдаланып булачак. Карта "Сбербанк" һәм "АК БАРС БАНК" карталары мөмкинлекләрен дә бирә. Шулай ук аның белән җәмәгать транспортында йөргән өчен түләп була. Карта паспортны һәм документларны алыштырмый, аларга өстәмә буларак кына кулланыла. Моңа кадәр бирелгән документлар кешенең үзендә саклана һәм гамәлдә санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсаль электрон карта