Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

17 октябрь-Абунәче көне

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Киләсе атнадан республикада газета-журналлларга язылу кампаниясенең иң җаваплы чоры - Абунәче көннәре старт алачак.

Абунәче көне кысаларында барлык республика почтамт бүлекләрендә төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Район почтамт бүлегендә Абунәче көне 17 октябрьдә үткәреләчәк. Без сезне әлеге чарада актив төстә катнашырга чакырып калабыз. Ник дигәндә, Абунәче көннәре икеяклап та отышлы. Беренчедән, газета-журналларга ташламалы шартларда язылу мөмкинлеге тудырылса, икенчедән бүләкле дә була аласың.

Инде көзге мәшәкатьләр кими бара, хөрмәтле райондашларыбыз. Кышкы кичләрдә безнең белән бергә булып, почтамт бүлекчәләренә килгәндә районда үткән көн хәбәрләрен, яңалыкларны яктырткан "Туган як" газетасы турында да онытмассыз дигән өметтә калабыз. Файдалы форсатны кулдан ычкындырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Абунәче көне