Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

15 февральдә Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылды

Вакыт узган саен еллар кочагына сыенып калган "Әфган" сүзе бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, таш- кыялар арасында башын салган газиз уллары хакындагы авыр хәтирәләрне яңарта, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир- егетләребезнең яраларын кузгата, беркем өчен дә кирәк булмаган бу мәгънәсез сугыш күп әниләрне бик иртә картаетты шул. Әле тормышның ямен-...

Вакыт узган саен еллар кочагына сыенып калган "Әфган" сүзе бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, таш- кыялар арасында башын салган газиз уллары хакындагы авыр хәтирәләрне яңарта, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир- егетләребезнең яраларын кузгата, беркем өчен дә кирәк булмаган бу мәгънәсез сугыш күп әниләрне бик иртә картаетты шул. Әле тормышның ямен- тәмен дә татып карамаган асыл ир- егетләребезнең гәүдәләре цинк табутларда кайтты. Әфган сугышында Татарстан Республикасыннан 9570 кеше катнашты, 260 сугышчы һәлак булды, 233-е инвалид, 546-сы яраланды һәм контузия алды.

"Барысын да язарга кушмадылар",-

ди Виктор Зайцев. Хәрби хезмәтен үтәү өчен ул чик буе гаскәрләренә чакырыла. Беренче күнекмәләр алганнан соң аны Амур елгасы буенда урнашкан заставаларның берсенә җибәрәләр. Кыска гына вакыт эчендә үрнәк хезмәте өчен икенче дәрәҗәдәге "Чик буе гаскәрләре отличнигы" билгесе һәм исемле кул сәгате белән бүләкләнә. Аның турында "Дальневосточный пограничник" газетасында да языла. -1982 елның сентябрь ае иде. Мине һәм хезмәттәшемне (икебез дә снайперлар идек) Хабаровск шәһәрендә урнашкан чик буе гаскәрләре округының штабына чакыртып алдылар. Тагын бер кат физик әзерлегебезне тикшереп караганнан соң Әфганга китәчәгебезне әйттеләр. Безнең кебек Әфган ягына чыгарга тиешле солдатлар шактый ук иде. Вагоннарга утыргач кына үзебезнең 210 солдат икәнлегебезне белдек. Нәкъ 10 тәүлек дигәндә без Урта Азиядәге Керки шәһәрендә урнашкан хәрби частьтә идек. Монда безне маневрлы десант- штурмлау төркемнәренә бүлделәр. Аяктан башка кадәр, элеккеге чик сакчысы киемнәренә бер ягы белән дә охшамаган яңа киемнәр алдык. Аякларга, тауларда махсус йөрү өчен җайлы булган ботинкалар бирделәр,- дип сөйли Виктор. Якташыбызга десант- штурмлау төркемендә бик күп засадаларда, кораллы караваннарны озатуда, кишлакларда дошманнарны эзләүдә, аларга каршы тау һәм чүлләрдәге каты сугышларда катнашырга туры килә. Сугышчан заданиеләрне үтәргә барганда аларны "Ми- 8" вертолеты белән дошманнар урнашкан участокка якынрак җиргә ташлыйлар һәм калган юлны 40 килограмм авырлыктагы сугыш кирәк- яраклары белән коралланган килеш җәяүләп йөгерергә, ә кайчакта вертолеттан төшү белән үк дошманнар яудырган ут астына да эләгергә туры килгән.-Әлеге генә көлешеп- шаярышып алган хезмәттәшеңнең бер мизгел эчендә канга баткан җансыз гәүдәсен күрү бик авыр бит ул. Ни асыл егетләр чапкан үлән кебек корылды,- ди Виктор авыр сулап. Бүләкләр белән бик аздырмыйлар аларны. Беренче дәрәҗәдәге "Чик буе гаскәрләре отличнигы", "Рәхмәтле Әфган халкыннан", Сугышчы интернационалистка", " СССРның Кораллы көчләренә 70 ел", "Әфган сугышында катнашучы сугышчы- чик сакчсына", " Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 20 ел" һәм " СССРның чик сакчысы ветераны" дигән күкрәк билгеләре белән бүләкләнсә дә, берничә мәртәбә "Сугышчан батырлыклары өчен" һәм "Дәүләт чик буендагы аерымлылыгы өчен" медальләре бүгенге көнгә кадәр якташыбызга тапшырылмый калган. Күрәсең, часть командирларының батыр солдатларны бүләкләү турында язган ходотайстволары югарыда утыручы хәрби җитәкчеләргә барып җитмәгән. Яңа Элмәле авылы егете Виктор Зайцев хезмәт срогын тутырып өйгә кайтыр алдыннан гына да бик мөһим операциядә катнаша. Разведка мәгълүматларына караганда, диверсантларның Әфган территориясендәге газ үткәргечләрне шартлатырга маташулары билгеле була. Бәрелеш барышында дошманнар төркеме юк ителә һәм газ үткәргечләр астына куелган пластик миналар шартлап зыян китерергә өлгерми. Якташыбыз хезмәт иткән механикалаштырылган десант- штурмлау группасы 1982 елда барлыкка килгән һәм 1990 елга кадәр хәрәкәттә булган. Әфгандагы сугыш елларында ул группаның ике сугышчысына Советлар Союзы герое исеме бирелгән, меңнән артыгы орден- медальләр белән бүләкләнгән, утызы батырларча һәлак булган. -Быел әлеге группа оешуга 30 ел тула. Шул дата уңаеннан очрашу үткәрергә уйлыйбыз. Менә ике елдан бирле инде Харьковта һәм Екатеринбургта яшәүче сугышчан- дусларым белән интернет аша аралашып торам,- ди Виктор Владимирович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: календарьда дата