Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Районда сөтнең 1 литры өчен 15 сумнан түләү тәкъдим ителде

Сөт бәясенең түбән булуы авыл халкында һаман саен ризасызлык тудыра килде. Моны аңлап та була, кайбер йорт-хуҗалыкларда, әйтик, бердәнбер туендыручы-сыер булып, аннан алган табыш "ташка үлчәрлек" булгач, ризасызлыктан башка ни тусын?!

Чынлап та, бүген шәхси хуҗалыкта сыер асравы җиңел түгел. Печән, фураж, ашлык бәяләрен исәпләсәк, ел дәвамында бер баш мөгезле эре терлек асрар өчен кирәк булган саллы гына сумма килеп чыга. Ә инде куйган хезмәтеңне дә кушсаң һәм кибет киштәләренә чыккан шундый ук продукция белән авыл кешесеннән сатып алу бәясен чагыштырсаң... билгеле, гаделсезлек хисе били. Чыгымнарның иң зур өлеше җитештерүчегә туры киләдер, минемчә. Сатучы белән эшкәртүче арасында да алып сатарлар эшчәнлек итә. Боларның барысын да уйлап һәм хаксызлыкны "тигезләү" нисбәтеннән район башкарма комитетында киңәшмә үтте. Анда район башлыгы Александр Шадриков, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм сөт җыючы эшмәкәрләр катнашты.

Районда халыктан көн саен кабул итү пунктларына 30-32 тонна сөт җыеп, тапшырыла. Әлеге эш 32 сөт җыючы эшмәкәр тарафыннан башкарыла.

-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агымдагы елның сентябрь аенда үткән елгы белән чагыштырганда сөткә бәяләрнең артуы хакында әйте. Ә бүгенге көнгә район буенча халыктан 1 литр сөт 12 сумнан җыела. Республика районнары арасында да бездәге сөтнең бәясе чагыштырмача түбән, монда, билгеле, уйланырга җирлек бар,-диде район башлыгы Александр Шадриков киңәшмәдә.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов та бу өлкәдәге базар торышына анализ ясап, үз фикерләрен җиткерде:

Реклама

-Бүген сөт кабул итү пунктлары продукциянең 1 литры өчен майлылыгыннан һәм сыйфатыннан чыгып, 16-18 сумга кадәр исәп-хисап ясый. Ә халыкка ул 1 литр өчен 12 сумнан түләнә. Ике арадагы сөт бәясенең аермасы 4-6 сумны (!) тәшкил итә.

Фикер алышулардан соң, район буенча 23 сентябрьдән сөтнең 1 литры өчен 15 сумнан түләү тәкъдим ителде.

P.S. Әмма "югарыда" кабул ителгән карар халыкка соңгарак калып килеп ирешергә мөмкин. Игътибар итегез, хәбәр итәбез, 23 сентябрьдән сөтнең 1 литры өчен сөт җыючы 15 сум түләргә тиеш. Болай булмаган очракта, дәшми калмагыз. Телефон: 2-25-50.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөт

2
X