Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зур юллар көтә Сезне!

Бүген республиканың 21 мең 773 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлый.

Районда агымдагы елда 208 укучы-11 сыйныфны, 349 укучы 9 сыйныфны тәмамлый. Район мәгариф бү-легеннән алдан алынган мәгълүматлар буенча 11 сыйныфны тәмамлаучылар арасында 8 укучы-алтын, 9 укучы көмеш медальгә дәгъва итә.

Соңгы кыңгырау чыңы белән бергә 1, 9, 11 нче сыйныфларда уку ва-кыты төгәлләнә, калган сыйныфлар исә әле 31 майга кадәр укыячак. Шул ук вакытта, укучыларның җәйге ялларын файдалы оештыру максатыннан, мәктәпләрдә экскурсияләр оештыру, төрле чаралар үткәрү каралган. Барлык мәктәпләрдә дә, шулай ук, җәйге мәктәп яны укучылар лагерьлары эшли башлаячак.

25 май көнне соңгы кыңгырау чарасы барышында иртән районның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы линейкалар үтте. Олы тормыш юлына әзерләнүче чыгарылыш сыйныф егетләре һәм кызлары 11 ел дәвамында белем алган мәктәп йортлары, яраткан укытучылары, сыйныфташлары белән саубуллашып, күңелләрендә булган изге теләкләрен, хисләрен җиткерделәр. Үз чиратында мөгаллимнәр, җитәкчеләр, әти-әниләр дә укучыларга олы тормыш сынаулары алдында сынатмыйча, илгә-көнгә лаеклы шәхес булып җитешүләрен теләделәр. 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә үткән соңгы кыңгырау чарасында район Башлыгы Тимур Нагуманов катнашып, укучыларга илгә-көнгә лаеклы шәхесләр булып ирешүләрен, алдагы юлларында, имтиханнарда уңышлар теләде. Укучыларның белем йортлары белән саубуллашу кайтавазы булып соңгы кыңгырау чыңы яңгырады.

Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уку елы тәмамланса да, сынау чоры башлана гына әле. 28 майдан 21 июньгә кадәр чор-БДИ тапшыруның төп этабы булачак. Бу чорда 2012 елда һәм узган елларда мәктәпне тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар; урта (тулы) гомуми белемне чит илләрдә алганнар имтихан тапшырачак. БДИ тапшыруны укучылар үзләре сайлаган фәннәрдән башлыйлар. Төп фәннәрдән саналган рус теленнән имтихан 31 майда, математикадан 7 июньдә булачак.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның икенче чоры 7-16 июль көннәренә билгеләнгән. Бу чорда узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, төп этапта имтихан тапшыра алмаганнар, сынау тотачак.

Хәер, ни генә булмасын, соңгы кыңгырау бәйрәме ул-һәр укучы баланың гомерендә бер генә була торган, иң истәлекле мизгелләрнең берсе. Ул һич кабатланмас шатлык-лы да, моңсу да бәйрәм. Һәр балага олы юлларда бары шатлыклар гына көтүен, максатларына ирешүләрен телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соңгы кыңгырау