Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Зур Аксу урта мәктәбе икенче сулышын ала

Зур Аксу урта мәктәбе бинасы моннан 17 ел элек төзелгән. Шушы мәктәптә озак еллар хезмәт куючы укытучыларның сүзләренә караганда, ул вакытта объектны билгеләнгән срокта файдалануга тапшыру кичектергесез һәм төп бурычлардан саналган. Шуңа күрә югарыдан кушылган эш шул аралыкта үтәлмәсә, кемгәдер җавап тотарга туры килгән. Мәктәпне төзегәндә дә "миннән киткәнче, иясенә...

Дөрес, мәктәпнең ике катлы яңа бинасы заманчалап эшләнә. Зур һәм якты сыйныф бүлмәләре, спорт залы, ашханәсе, киенү һәм чишенү урыннары... Боларның барысы да рәхәтләнеп фән серләрен үзләштерүгә тулы мөмкинлек бирә. Әмма, еллар үтү белән сыйфатсыз башкарылган эш үзенең нәтиҗәсен ныклап сиздерә башлый, эчке конструкция үз йөзен югалта. Район җитәкчелегенең тырышлыгы белән әлеге мәктәпкә капиталь ремонт үткәрүне федераль программага кертәләр һәм агымдагы ел башында Казанның "Созидание" төзү оешмасы төзекләндерү эшләрен башлап та җибәрә. Өч мең квадрат метрга якын түбәне яңарталар, 176 тәрәзәне алмаштыралар. Бүгенге көндә электр үткәргеч чыбыклар һәм түшәмдәге яктырткычлар яңартыла. Үзе дә төзүчеләр белән бергә мәш килеп йөрүче мәктәп директоры Юрий Мутин белән штукатурчылар янында очраштык.

- Уку елын тәмамлагач коллектив белән җыелдык та "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясенә кушылып, хәлдән килгәнчә төзекләндерү эшенә керештек. Укытучыларыбыз да, техник хезмәткәрләр дә каршы килмәде. Һәр көнне утызлап кеше мәктәбебезне яңартуда эшли. Төшке кайнар ашны ашханәбездә пешерәбез. Вакытны әрәм итеп кайтып - китеп йөрү юк. Менә укытучыларыбыз штукатурка эшен дә үзләштерделәр, тел - теш тидерерлек түгел. Укучыларыбызның әти - әниләре дә бердәм булып ярдәмгә килде. Алар көче белән 11 сыйныф бүлмәсе төзекләндерелде. Буяуларны һәм башка кирәк - яракларны да үзләре сатып алды. Эшебез бик сыйфатлы бара, үзебезгә дә ошый,- ди Юрий Сергеевич. Дөрес, әлегә директор бүлмәсенә чират җитмәгән. "Үз бүлмәмне иң соңыннан гына төзекләндерәчәкбез",- ди җитәкче. Спорт залына кердек. Монда да зур үзгәрешләр көтелә, душ бүлмәләре ясалган. Мәктәптә 143 бала укый. Быелгы чыгарылышлылар бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып кулларына аттестат алганнар, күбесе югары һәм махсус уку йортларында белгечлек алырга ниятли. Спортка килгәндә, бу мәктәп балалары район буенча үткәрелгән барлык ярышларда призлы урыннар яулыйлар, яшь футболчылар республика күләмендә призлы урын алганнар. Физкультура укытучысы Валерий Юманов балаларны сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбияләүдә тагын да тулырак мөмкинлекләр ачылуы турында шатланып сөйли. Рәсемнәрдә: төзекләндерү эше иртәдән кичкә кадәр удар темп белән дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев