Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чынлылар “яшел уракка” чыкты

Быелгы яз һәм җәй айларындагы һава торышы терлек азыгы әзерләүчеләрнең эшенә кайбер үзгәрешләр кертте. Элек елларда агро тармак механизаторлары июнь башларында ук терлек азыгы әзерләүгә бердәм керешәләр иде. Шуңа күрә район хуҗалыкларында бу эш берничә атнага соңгарып башланды.

-Бүгеннән безнең хуҗалык эшчәннәре өчен киеренке чор башланды. Механизаторларыбыз күмәкләшеп терлек азыгы әзерләү эшен башлап җибәрделәр. Вакытның һәр сәгате исәптә, чөнки үләннәрне үзвакытында җыеп алмасаң сыйфатын югалтуың ихтимал. Яхшы азык булганда гына терлекчелек продуктларын җитештерүне арттырырга исәп тотып була,- ди "Цильна" җәмгыяте җитәкчесе Барис Гафуров. Аның сүзләренә караганда, район җирлегендә яңгырлар күзәтелеп торса да, әлеге хуҗалык басулары тиешле дым җитмәүдән интегә. Кайбер участокларда, хәтта ярыклар да барлыкка килгән. Теләсә нинди һава шартларында да тотрыклы уңыш үстерергә өйрәнгән белгечләрнең тырышлыгы белән азык культураларыннан да мул яшел масса алына. Районда беренчеләрдән булып "яшел уракка" да Кече Чынлы авылы механизаторлары чыкты. Идарә җитәкчесе урынбасары Фәнил Миңнебаев белән авылның төньяк - көнбатыш биләмәсендәге 100 гектар мәйданда үстерелгән "козлятник" басуына килдек. Ерактан нәкъ чал диңгезне гизеп килүче корабны хәтерләткән "MACDON" комбайнын күзәтәбез. "Штурвал артында Айрат Яфизов. Бик булдыклы егет. Теләсә нинди техниканы эшләтә белә. Катлаулы комбайнны да аңа тапшырдык",- ди директор урынбасары. Яңгырлар бик үк куандырмаса да, үләннәрнең биеклеге 140 сантиметрга кадәр җиткән. Урып салынган төземнәр аша атлап чыгарлык та түгел. "Һәр гектардан уртача 500 центнер яшел масса чыгар дип исәпләдек. Бераз дымлылыгы кимегәч ваклатып траншеяларга сала башлыйбыз",- ди Фәнил Миңнебаев. Хуҗалыкта күпьеллык "костерка" үләнен дә чаптыра башлаганнар. Рәмис Айнуллов, Геннадий Шипков һәм Фәһим Шәйдуллов үзләренең "Беларусь" маркалы тракторларына роторлы чапкычлар тагып үләннәрне төземнәргә салалар. Басулар кардан ачылу белән үк минераль ашламаны керткәч, үләннәр дә мул үскән. Аларны җыеп алуның да үзвакыты, соңгарырга ярамый, чөнки икенче һәм өченче мәртәбә чабасы да бар. Монда үләннәр басуы дүрт ел саен яңартылып тора, шуңа да уңыш чыгышы югары. Хуҗалыкта мөгезле эре терлекләр саны елдан - ел арта. Шуннан чыгып азыкны да мулдан әзерләргә тырышалар. Быел кечечынлылылар алдында печән - 7923, сенаж - 40749, силос - 47541, катнаш азык - 2164 һәм 2404 тонна салам әзерләү бурычы тора. Егетләр сер бирмәс, һава шартлары гына комачауламасын. Рәсемдә: үләннәрдән хуш ис тарала.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшел урак