Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә шикәр чөгендере ала башладылар

Район хуҗалыкларында көзге эшләр бер-берсенә тоташып бара. Район буенча бөртеклеләрне урып- җыю, көзге чәчү тәмамлану белән үк игенче-механизаторлар шикәр чөгендере алуга керештеләр.

"Цильна" җәмгыяте хезмәтчәннәре район хуҗалыклары һәм агрофирма филиаллары арасында беренчеләрдән булып шикәр чөгендере алуга керештеләр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 16 августка алынган мәгълүматлар буенча биредә 19 гектар мәйдандагы татлы тамыр җир өстенә казытып чыгарылган. Елның авыл хуҗалыгы тармагы өчен уңай килмәвен искә алсак, уңышы да ярыйсы гына, һәр гектардан уртача 400 центнер.

Җәмгыятьтә эш ике сменада оештырылган. Без "Цильна" җәмгыятенә килгәндә, биредә 110 гектар мәйданны биләгән 2нче бригада басуында Рәмис Айнуллов (беренче сменада, икенче сменада исә аны Рәфикъ Шәйдуллов алыштырачак) җитәкчелегендәге югары җитештерүчән "РОПА" комбайны чөгендер алуга керешкән иде. Әлеге чит ил комбайны берьюлы берничә техника эшен башкара: чөгендерне яфракларыннан чистарттырып, җир өстенә казытып чыгара һәм 25 тонна татлы тамыр сыйдырышлы бункерга тутыра.

Шунысы игътибарга лаек, бункердагы татлы тамырларны КамАЗ автомобильләренә бер минут эчендә бушатырга сәләтле әлеге техника. Татлы тамырларны Әсхат Җамалетдинов, Фәнис Хәкимов, Илмас Басыйров, Айдар Мөдәррисов, Илназ Алимов, Рифкать һәм Рәис Замдихановлар, Җәүдәт Вәлиев, Фәнис Вәлиуллов җитәкчелегендәге КамАЗ автомобильләре Буа шикәр чөгендере заводына ташып торалар.

"Сентябрьнең икенче яртысына да аяк бастык. Инде караңгы, тоташ яңгырлы көзгә дә ерак калмый. Шуңа да башка хуҗалыкларга да шикәр чөгендерен казыту эшләренә керешү хәстәрен күрү мәслихәт", диләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шикәр чөгендере