Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Цильна” җәмгыятендә шикәр чөгендере алуга керештеләр

Кече Чынлы аграрчылары районда беренчеләрдән булып шикәр чөгендере алуга керештеләр. Быел биредә татлы тамырлар чәчелгән мәйданнар 700 гектарны били.

Беренче эш көннәре нәтиҗәсеннән күренгәнчә, уңыш һәр гектардан уртача 300 центнер чыга. Үткән ел ул күрсәткеч 430 центнер булган. Таләп ителгән агротехник чараларны үзвакытында фән кушканча үтәү барәбәренә, гадәттән тыш коры һава шартларында да чөгендерләр яхшы үскән. -Беренче көнне 25 гектарга якын мәйдандагы татлы тамырларны казытып алдык. Хуҗалык буенча бу мөһим авыл хуҗалыгы культурасы 700 гектар тәшкил итә. Шикәр заводы лабораториясе татлы тамырларның шикәрлелеген 16,6 процент дип билгеләде. Бүген плантациядә "РОПА" маркалы бер комбайн, ул тәүлек буе туктатылмый, төягеч һәм прицеплы алты "КамАЗ" эшли. Чөгендерләрне эшкәртү өчен буа шикәр заводына тапшырабыз,- ди хуҗалык җитәкчесе Барис Гафуров. Чөгендерләр эссе һавада һәм биологик процессларда авырлыгын югалтмас өчен тоткарлыкларсыз шунда ук заводка озатыла. Чөгендер алу комбайнын Рафик Шәйдуллов белән Рәмис Айнуллов кебек тәҗрибәле механизаторлар эшләтә. Ә менә "КамАз" шоферы Әсхать Җәлалтдинов беренче көнне үк шикәр заводына алты рейс ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шикәр чөгендере