Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз мәктәбем–белем учагым!

Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, республика матбугат һәм гаммәви чаралар буенча агентлыгы Татарстанда "Үз мәктәбеңә булыш!" акциясен игълан итте.

Әлеге акциядә оешмалар, предприятиеләр, банкирлар, сәүдә фирмалары директорлары, гомумән теләгән һәркем мәктәпләргә ярдәм итеп, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү өчен заманча шартлар булдыруда катнаша ала. Нигездә, әлеге чара белем бирү учреждениеләрендә ата-аналардан акча җыюдан азат итүне күздә тотып башкарыла.

Акция игълан ителүгә әлләни күп вакыт үтмәсә дә, нәтиҗәләр куандыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы министры Энгель Фәттахов журналистлар белән очрашу барышында да әйтеп үтте. Бүгенге көнгә республика күләмендә әлеге акция кысаларында 135 оешма, предприятиеләр катнашып, 36 миллион сум акча җыелган. Алар арасында "Татнефтепродукт" кебек эре компанияләр, Урман хуҗалыгы һ.б. бар.

Акция район белем бирү учреждениеләрендә дә күркәм төс ала бара. Әлеге мөһим чара кысаларында Кече Чынлы урта мәктәбенә "Цильна" хуҗалыгы рәисе Барис Гафуров 20 000 сум күләмендә акча күчергән һәм ул мебель сатып алуга тотылачак. Авыл җирлеге башлыгы Әнсар Хәкимов та үз исеменнән мәктәпкә электр иттарттыргыч тапшырган. Район үзәгендәге 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе чыгырылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре факс тапшыруын исегезгә төшереп, "Фламинго" җәмгыяте директоры Альфред Низамовның 6000 сумлык буяу бүләк итүен әйтеп үтәбез.

Реклама

Бер сүз белән әйткәндә, әлегә 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенә "Теплосервис" җәмгыяте директоры Рифкать Җамалетдинов, Уби урта мәктәбенә эшмәкәр Петр Спиридонов, Яңа Кәкерле төп мәктәбенә "Наско" иминиятләштерү фонды директоры Римма Мердеева, Иске Элмәле башлангыч мәктәбенә "Ак Барс банк" филиалы җитәкчесе Людмила Кузнецова булышлык иткән.

Әлеге исемлекне дәвам итеп, Яңа Борындык башлангыч мәктәбенә "Борындык элеваторы" директоры Айрат Аблаевның, Городище балалар бакчасына әти-әниләрнең ярдәм күрсәтүен әйтеп үтәбез. Мәктәпләргә иң күп булышлык итүчеләр арасында Городище авылында туып-үскән, бүгенге көндә Чебоксарда "Тус" төзелеш компаниясенең генераль директоры Николай Угаслов. Николай Угаслов моңарчы да Городище, Матак белем бирү учреждениеләренә ярдәм итеп килде. Әлеге акция кысаларында да ул Городище балалар бакчасы мәйданчыгы төзелешенә 400 000 сум күләмендә матди ярдәм күрсәткән.

Акция дәвам итә һәм анда һәркем катнашып, үз мәктәбенә булышлык күрсәтә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев