Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Үз илебездә бәхетле булып яшик!

Район башлыгы Александр Шадриков Чүпрәле, республика халкын бәйрәм белән котлый.

Котлауда:

-Татарстанның һәртөбәге кебек, Чүпрәле районы да Татарстан Республикасының туган көненә шәхси уңышлары белән килә. Бу уңышлар -кырларда үстерелгән игеннәрнең җыелуы, терлекчелек өлкәсендәге үсеш, яңа төзелгән йортлар, социаль әһәмияткә ия булган биналар-балалар бакчалары төзелеше, мәктәпләрдәге капиталь төзекләндерүләр, ФАПлар, мәдәният йортларына ремонт эшләре, спорт мәйданчыклары ачылу, яңартылган юллар, су белән тәэмин итү һ.б.,һ.б.. Боларның барысын да башкарып чыгарга халкыбызның бердәм, тату булуы, ә бу үз чиратында республикабызның тотрыклы үсеш алып баруна ярдәм итә. Киләсе елга тарихи олы дата-Чүпрәле районының 85 еллыгын да билгеләчәкбез.

Хөрмәтле райондашлар! Республика һәм район оешу көне белән тәбрикләп, һәммәгезгә ныклы исәнлек, иминлек, хезмәт уңышлары телим. Киләчәктә дә шулай, республикабызны данлап хезмәт итәчәгегезгә ышаныч белдерәм, -диелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республикаһәм район оешу көне