Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юлчылар сезонны “чокыр”дан башлады

Ел дәвамында район территориясендәге асфальт юлларның 18 мең квадрат метры капиталь төзекләндерелә. Шуларның 40 процентка якыны язгы чорга туры килә.

Быелның күп карлы кышы юлларның торышы өчен җаваплы оешмалардан зур тырышлык таләп итте. Яз җитү белән дә аларның эше кимемәде. Гадәттәгечә алар бу чорда асфальт юлларда хасил булган чокырларны һәм ярыкларны тигезләүгә керештеләр. -Әлеге эшләрне апрель аеның беренче көннәрендә үк башлаган идек, бер бригада чокырларны ямаса, икенчесе асфальт өстендә хасил булган ярыкларны төзәтә. Хезмәт графигы бик тыгыз, иртән үк башланган эш соңгы кичкә кадәр дәвам итә. Рәхмәт егетләргә, сыйфат өчен тырышалар,-ди "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Чүпрәле филиалы җитәкчесе Валерий Художитков.
Чыннан да, без барган көнне юлчылар Борындык станциясе юлында иде. Рифкать Хәйруллин җитәкләгән 10 кешелек бригада эшчеләренә карап сокланып куясың, алдан баручы трактор чокырларны казытып киңәйтә, икенчеләре аларны чистарта, өченчеләре исә "КамАЗ" әрҗәсеннән кайнар массаны шушы чокырларга салып тигезли.
-Әлеге катнашманың сыйфаты югары, тотрыклылыгы да күпкә яхшы, мондый массаны берничә ел кулланабыз инде,- ди Рифкать Насыйхович. Аннан соң егетләр район үзәгендәге берничә урамны, Хорновар-Шигали һәм Каракитә авылларына баручы юлларны төзекләндерүгә керешәчәкләр икән. Күп чокырлы урыннарда тоташ асфальт салуны планлаштыралар. Асфальтның ел саен ни өчен шуның кадәр җимерелүе хакында сорашам Валерий Александровичтан. -Чокырлар тигезләү алга киткән илләрдә дә бар. Гомуми асфальт мәйданының 5 процентын ремонтлау дөньякүләм практика ул. Ә без яши торган полосада аннан да күбрәк. Уйлап карагыз, бездәге һава температурасы тәүлек дәвамында гына да берничә мәртәбә кискен үзгәреш кичерә. Температура 0дән 20-25 градуска кадәр төшкән вакытлар да булды. Көндез эрегән кар сулары асфальт ярыкларына сеңә, ә төнге суыкта исә туңып асфальтны боза. Бүгенге автотранспорт хәрәкәтен күз алдыгызга китерегез. Зур йөк машиналары, автопоездлар хәзер ничаклы? Элек асфальт юллар ясаганда аларның берсе дә күзалланмаган дип уйлыйм. Әлбәттә, яз җиткәч юлларда хасил булган чокырлар шоферларга гына түгел, җәяүлеләргә дә күп мәшәкатьләр тудыра. Юл челтәрен тиешле тәртиптә тоту безнең коллективка йөкләнгән һәм без аны үтәргә дә тиешбез,-ди юлчылар башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлчылар асфальт