Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юк, дип әйтергә әзер бул!

"SаMоSтоятельные дети" наркотикларга каршы республика проекты инде берничә елдан бирле эшләп килә.

Әлеге проектка беренчеләрдән булып 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе кушылган иде, аларның инде ике еллык эш тәҗрибәләре бар. Агымдагы елдан проектка 2 номерлы Иске Чүпрәле һәм Алешкин-Саплык урта мәктәпләре кушылды. Билгеле булганча, проектта катнашучы укучыларга төрле ташламалар, семинарларда белем күтәрү, лагерьда ял итеп, тәҗрибәләр туплау каралган. 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә әлеге проект билгеләнгән план нигезендә сыйныф җитәкчесе Гөлфия Фомина һәм педагог-оештыручы Эльвира Мөхетдинова җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Әлеге проектта 40 бала катнаша. Укучылар белән эшләү аерым план нигезендә алып барыла, наркотик-ларга, тәмәке тартуга каршы тематик дәресләр, тестлар үткәрелә. Алар мәктәптә оештырылган спорт уеннарында, мавыктыргыч чараларда активлык күрсәтәләр. Сәламәт тормыш алып баруда үз эшчәнлекләрен башка мәктәп укучылары белән дә уртаклашалар.Быел Алешкин-Саплык, Марс урта мәктәпләрендә булып бер дәрес дәвамында укучыларга әлеге проектның заман таләбе булуын һәм аның эшчәнлеге уңай нәтиҗәләр бирүен видеороликлар аша күрсәттеләр, лекцияләр сөйләделәр. Һәр укучының наркотикларга каршы үз фикерен булдыру максатына ирештеләр.

7 апрель көнне республика буенча акция үткәрелде. Әлеге акциядә проектта катнашучы мәктәпләр активлык күрсәтте. Укучы-активистлар район үзәгендә, кибетләрдә, шулай ук, район базар мәйданчыгында чыгыш ясап, наркомания тудырган проблемалар белән таныштырдылар. Әлеге акция барышында "Син законны беләсеңме?" дигән чара аша наркотик куллану, сатып алу, күчереп йөртү, ясау, шулай ук психотроп матдәләр белән эш итү закон тарафыннан катгый тыелуын халыкка җиткерделәр. Акциянең нәтиҗәсе-әлеге закон белән танышкан кешеләрнең имзаларын җыю. Бу көнне 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары наркотикларга каршы көрәш чарасы буларак, теләктәшлек белдергән кешеләрдән 150 имза җыйдылар. Бер карасаң тамчы гына кебек. Әмма, һәр имза артында торган кеше аны башкаларга җиткерәчәген дә әйтсәк, шактый зур саннар килеп чыга, "тамчыдан күл җыела" дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Базар мәйданында акция-дә катнашучы укучыларның махсус киемнәрдән булулары да күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Чара бер яктан файдалы нәтиҗәләрен бирсә, икенчедән, анда яңгыраган күңелле музыка кешеләргә күңел күтәренкелеге, бәйрәм рухы өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: наркотикларга"ЮК!"