Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Югары вәкаләтле җитәкчеләр Чүпрәледә

Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Артём Хохорин РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районындагы бүлеге эшчәнлеге белән танышты.

Район башлыгы Тимур Нагуманов һәм эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илсур Басыйров белән бергәләп, министр үзенең эш сәфәрен район мәдәният йорты бинасында урнашкан полициянең үзәк участок пунктыннан башлады. Артём Хохорин полиция вәкиле үзе хезмәт күрсәтә торган участокта яшәргә тиешлеген әйтте һәм бер түбә астында "полиция пункты" булдыруны да уңай күренеш дип санавын белдерде.

Эчке эшләр бүлегендә министр "Кизү тору бүлеге" бүлмәсен карады, халыктан кергән хәбәрләр белән эшләүнең оперативлылыгын һәм хезмәткәрләрнең компьютер базасындагы мәгълүматлар белән ничек эшләүләрен тикшерде. Аннан соң ул вакытлыча тоткарлап тору камерасы, хезмәткәрләрнең эш бүлмәләре һәм вазифаи хезмәт башкарганда килеп туган проблемалар белән танышты. Соңыннан Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы бүлек хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрде. "Хәзерге заман шартлары полиция хезмәткәрләреннән һөнәри осталыкларын даими күтәрүне таләп итә",- дип белдерде ул. Киңәшмәдә бүлек начальнигы Илсур Басыйров "Эшчәнлектәге проблемалар һәм кайбер юнәлешләрдәге кимчелекләр турында" доклады белән чыгыш ясады. Министр коллективның алга куелган бурычларны үтәүгә сәләтле булуына ышаныч белдерде һәм бүлек эшчәнлеген уңай бәяләде, район территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүдә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция