Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә

Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.

Шушы көннәрдә күкрәк билгеләре Зур Аксу авылы җирлегенең Чуваш Бизнәсе, Зур Аксу авылларында һәм Городище авыл җирлегендә гомер кичерүче сугыш һәм тыл ветераннарына барып иреште. Аларны район башлыгы Александр Шадриков тапшырды.

Мәктәп бинасында узган тантаналарга сугыш михнәтен кичергән олы буын гына түгел, аларның балалары һәм оныклары да килгән иде.

Кызганыч, әмма Зур Аксу җирлегендә бүген бер генә исән ветеран да калмаган. Городище авылында сугыш белән күзгә-күз очрашкан бердәнбер ветеран-Алексей Гордеев яши.

-Сугыш еллары көннән-көн артта кала бара. Тарихыбызда үз эзен канлы еллары белән калдырган әлеге дәһшәтле елларны истән чыгарырга хакыбыз юк. Анда миллионлаган ватандашыбыз, райондашларыбыз вафат булган. Тылда хатыннар, балалар олы хезмәт куйган. Әлеге бөек батырлык алдында без баш ияргә бурычлыбыз,-диде Александр Шадриков.

Мәктәп укучылары сугыш елларының кайтавазын яңартып, җырлар-биюләр башкардылар. Авыр елларның аһәңе ирексездән күзләрне чылатты. Чарага килә алмаучыларга хөкүмәт бүләген өйләренә барып тапшырачаклар.

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/6111-vruchenie-yubilyunih-medaley-v-sele-gorodiche.html һәм http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/6098-vrychenie-yubileynih-medaley-k-70-letyu-pobedi.html карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләре