Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Утырышта мөһим мәсьәләләр каралды

12 октябрьдә Чүпрәле муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет рәисе Шакир Ягудин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйровның ярдәмчесе Денис Левинсон катнашты. Утырышны район башлыгы Тимур Нагуманов ачты һәм алып барды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов суз алды. Ул "ТРның Чүпрәле районында 2013-2015 елларга хокук бозуларны профилактикалау буенча Комплекслы программаны раслау турында"гы доклад белән чыгыш ясады.

Икенче мәсьәләдә муниципаль районның финанс-бюджет палатасы рәисе Равия Нуртдинова Башкарма комитетның бюджет турындагы бил-геле бер карарына үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты.

"Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2000 елның 20 июлендә кабул ителгән "Милиция участок инспекторлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм аларның социаль-хокукый яклану дәрәҗәсен күтәрү буенча өстәмә чаралар турында"гы карарының Чүпрәле районында үтәлеше турында" Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районындагы бүлеге начальнигы Илсур Басыйров чыгышы тыңлады.

Депутатлар каравына Чүпрәле муниципаль район Советының экология, сәламәтлек саклау, халыкны социаль яклау буенча даими комиссиясенең составын үзгәртү дә тәкъдим ителде. Алар утырыш көн тәртибендәге мәсьәләләрнең барысын да тикшереп, тиешле карарлар кабул иттеләр. Утырыш ахырында Шакир Ягудин депутатларны һәм утырышта катнашучыларны ТР Дәүләт Советы башкара торган эшләр белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия