Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ураза гаете белән!

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез!

Чүпрәле муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән районның барлык мөселманнарын ихлас күңелдән Ураза гаете бәйрәме белән тәбрик итәм.

19 август - барлык мөселманнар өчен изге, кадерле көн. Ислам динендәге халыкларның рухи-әхлакый сыйфатларын, тарихи традицияләрен һәм милли гореф-гадәтләрен гәүдәләндереп, Ураза гаете бәйрәме дә кешеләрне күркәм эшләргә, игелек кылырга, башка дин вәкилләрен һәм бер-берсен ихтирам итәргә чакыра.

Соңгы елларда, бигрәк тә яшьләрнең дини гореф-гадәтләрне үзләштерергә омтылуы сөендерә. Без республикабызда гына түгел, ә җирлегебездә дә милләтләр һәм гражданнар, төрле диннәр һәм төрле халыклар арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек белән горурланабыз. Киләчәктә дә әлеге тиңсез казанышыбызның кадерен белеп яшәргә насыйп булсын.

Районыбыз мөселманнары ислам динен тынычлык һәм иминлек дине, чын әхлак нормалары нигезендә яшәп, изге эш-гамәлләргә өндәүче хак дин буларак танытырга омтылалар, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, җирлегебездә сәламәт, рухи климат булдыруда ярдәм итәләр.

Хөрмәтле мөселман кардәшләребез! Ураза гаете бәйрәме безнең барыбызны да алга таба рухи камиллеккә ирешү һәм районыбыз үсеше өчен нәтиҗәле хезмәткә рухландырсын иде. Изге бәйрәмебез барлык мөселманнар, башка дин тотучы якташларыбыз тормышына ямь өстәп, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен, изге эш-гамәлләргә рухландырсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык - бәрәкәт телим!

Тимур Нагуманов, Чүпрәле муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм