Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урам-җәмәгать урыны

Соңгы вакытта газета битләрендә район террриториясен төзекләндерү кагыйдәләре турында шактый еш языла.

Әлбәттә, беренчел максатыбыз район халкын үзләре яшәгән торак йортларында, җәмәгать урыннарында тәртип урнаштырырга чакыру. Шулай да, әлеге кагыйдәләргә буйсынмаган очракта зур күләмдә штрафлар билгеләнүне дә әйтәсебез килә. 2000 сумны тәшкил иткән минималь штраф күләме авыл кешесе өчен бик зур сумма бит.

Сүз дә юк, торак пунктлар, урманнар, елга буйларында өелгән чүп-чар һәркемнең җанына тими калмый. Гәрчә аңа үзебезнең дә өлешебез тигән булса да, ул урыннан кемнедер сүгә-сүгә китәбез. Шулай ук, өй алларында тәртипсез рәвештә ташланган төзелеш материаллары, ягулык өчен утын калдыкларының аунап ятуы бер дә матур күренеш түгел. Мисал өчен генә Россиядә елына 4 миллиард тоннага якын каты көнкүреш калдыклары җыелуын әйтеп үтәсе килә. Болар кәгазь, пластмасса, азык-төлек һәм үсемлек калдыклары, кара һәм төсле металлар, пыяла ватыклары, тукыма, агач, күн, резина калдыклары, сөяк, тирес һ.б. Ә бит мондый чүплекләр төрле чирләр таратучы җәнлекләр һәм бөҗәкләр үрчү өчен менә дигән җирлек. Димәк, инде болай да кешенең сәламәтлеге әлләни мактанырлык булмаган заманда, аны тагын да какшату өчен шартларны үзебез үк тудырабыз түгелме?

Район Башкарма комитетында үткән административ комиссия утырышларының һәркайсында әлеге мәсьәлә җитди тикшерелеп, аңлату эшләре алып барылса да, янә шундый ук хокук тәртибен бозулар белән килүчеләрне һич аңлап булмый. Әлеге уңайдан комиссия рәисе Шәүкәт Алиуллов: "Аллага шөкер, бүген авылда көн күргән һәркемнең бәрәңге утыртыр урыны бар, бакчасында да җир җитәрлек. Тик нигәдер кирәк-ярак өчен шушы җирләрен түгел, ә җәмәгать урынын файдаланалар. Шул рәвешле барча кеше хокук бозса, җир шары әкренләп чүплек яки калдык планетасына кайтып калачак",-ди ул ачынып. Әлбәттә, әлеге сүзләрдә дә хаклык ята. Мәсьәләнең икенче ягын карасаң, штраф күләме дә бик зур. Ә хокук боздыңмы, аның өчен җавап бирми дә булмый. Җавап бирү акчага кайтып калганда, түлисе килми. Чүпләмәгез! Тирә-юнегезне чистартыгыз, протоколның иң аз күләмендәге штрафы да 2000 сум дип кабат эндәшәм сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев