Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Универсиада кунакларына чүпрәлеләр мәдәни программа тәкъдим иттеләр

6 июльдә республикабыз башкаласы Казан шәһәрендә студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада спорт уеннарының тантаналы ачылышы булды. Универсиада уеннарында 160 илдән барлыгы 14 000 уенчы катнаша. Алар 27 уен төрендә көч сынашачаклар. Тантаналы ачылышта чүпрәлеләр дә катнашты.

Бу көнне Казан шәһәренең Игенчеләр йорты каршындагы Меңеллык мәйданында Универсиаданың мәдәни паркы ачылды. Парк территориясендә футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 оештыру комитетыннан интерактив "Футбол паркы" социаль-спорт проекты һәм 2017 елда кышкы студентлар уеннарын кабул итүче Казахстан башкаласы -Алма-Ата шәһәренең мәйданчыгы эшли.

Мәдәни паркның ачылышында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты җитәкчесе Игорь Шувалов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Тантанада милли үзешчәннәр сәнгать коллективлары өйалдында район мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Таң" җыр һәм бию ансамбле, Иске Шәйморза авылы мәдәният йортының "Сөмбелә", шулай ук, "Сепрель» фольклор ансамбльләре, "Умырзая" халык уен кораллары, балалар төркемнәре, җырчылар, биючеләр, үзешчән артистларыбыз Универсиада кунакларына мәдәни программа чарасы тәкъдим иттеләр. Программа ахырында тамашачылар танылган "Дю Солей" канада циркы Универсиадага махсус әзерләнгән беренче программасын тамаша кылды.

Илкүләм мөһим чараның барышы ТНВ, Россия 2, Евроспорт һәм дөньяның 105 телеканалыннан трансляцияләнәчәк, хәбәр итү "Радио Спорт" радиостанциясе вазифасында булачак. Универсиада башланыр алдыннан Казанда "Радио Спорт"ның тантаналы хәбәр итү ачылышы үткәрелде. Анда район башлыгы Александр Шадриковка спорт өлкәсен үстерү өчен 500 000 сумлык сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада2013