Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һәм агросәнәгать комплексы эшчәннәрен тәбрикләү тантанасы-“Уңыш-2013“ үтте

Табигать-ана ничек кенә сынамасын, 2013 ел район тарихы битләрендә муллык елы булып кереп калачак. Ни дисәң дә, гомер-гомергә шикәр чөгендере игүдәге, терлекчелек өлкәсендәге уңышларыбыз белән данлы горурлана алабыз. Игенче-механизаторларыбызның тырышлыгы белән басулардан алган уңыш та табыннарыбызның муллыгын тәэмин итәчәк.

Авыл хуҗалыгына гомерләрен бәйләгән, иртә таңнан кичкә кадәр 24 сәгать буе тырышлык куйган уңган хезмәтчәннәребезнең хезмәтен бәяләп, район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һәм агросәнәгать комплексы эшчәннәрен тәбрикләү тантанасы- "Уңыш-2013" үтте. Анда Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

Бәйрәмне ачып, 2013 елның Чүпрәле районы өчен авыл хуҗалыгы өлкәсендә нинди эзләр калдыруы хакында район башлыгы Александр Шадриков чыгыш ясады.

- Авыл хуҗалыгында хезмәт 365 көн-1 ел дәвамында берөзлексез бара. Хезмәтегез авыр да, мактаулы да. Район авыл хуҗалыгын республика күләмендә уңай яктан телгә алуларында да сезнең өлеш зурдан. Киләчәктә дә югары уңышларга ирешеп эшләргә, яшәргә язсын. Үзегезгә, гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхетле, бәрәкәтле мул тормыш телим, - диде ул.

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чүпрәлеләрнең шикәр чөгендере, икмәк игүгә булган традицияләрен саклаган хезмәтләренә үз бәяләмәсен бирде. Терлекчелек өлкәсендәге, аеруча сөт саву буенча соңгы вакыттагы үзгәрешләр хакында әйтеп үтте, ирешкәннәрдә тукталмаска киңәш итте. Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы эшчәннәрен бәйрәм белән котлап, иминлек, яңадан -яңа уңышлар теләде.

Реклама

Бәйрәм сәхнәсенә 2013 ел уңышын җыеп алу нәтиҗәләре буенча җиңүче Кубогы белән бүләкләнергә «Цильна» җәмгыяте директоры Барис Гафуров, «Ак Барс-Чүпрәле» агрофирмасы директоры Фәрит Мөдәррисов, «Низамов» крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Низамов, А.Ш.Абдреев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рөсәм Абдреев һәм "Чүпрәле-Корм" агрофирмасы директоры Рәфәгать Алиуллов чакырылды.

Авыл хуҗалыгының иң әйбәт хезмәткәрләренә төрле номинацияләрдә: "Иң әйбәт тракторист-механизатор", "Иң әйбәт комбайнчы", "Иң әйбәт сыер савучы" һ.б. Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары, 1 урынга-суыткыч, 2 урынга-телевизор, 3 урынга-музыкаль үзәк бүләкләре тапшырылды.

Җыр-моң белән үрелеп барган тантанада авыл хуҗалыгы ветераннары да, әле кичә генә хезмәт юлын башлап җибәргән яшьләр дә, озак еллар хуҗалыкта хезмәт куйган игенче-терлекчеләр дә ихлас хөрмәтләүгә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һәм агросәнәгать комплексы эшчәннәрен тәбрикләү тантанасы “Уңыш2013“