Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уракта уңганнар барланды

Авылда урак өсте. Җаны битараф булмаган кеше моны комбайннар гөрелтесеннән дә, ындыр табакларының гүләвеннән дә, гомумән, тирә-якка таралган ашлык исеннән, һичьюгы ыгы-зыгыдан да күрәдер. Игенче иртә таңнан алып кичке караңгыга кадәр кырда бүген - үстерелгәнне җыю белән мәшгуль. "Кылны кырыкка ярыр чак" дигәне бу чорга да таман гынадыр.

Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан уракның узган бишкөнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Ә уракның узган бишкөнлеге аеруча киеренке иде. Әлегә кадәр яңгырлар бераз комачауласа, кырлар өлгереп бетмәгән дигәне дә артта калып, соңгы атнада урып-җыю эшләренә тулы куәт белән керешергә мөмкинлек туды. Һәм менә беренче нәтиҗәләр.

Район башлыгы Тимур Нагуманов белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләүне "Шәйморза" хуҗалыгыннан башладылар. Монда алар соңгы бишкөнлектә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчы Рифкать Хәлиуллинга (ярдәмчесе Марсель Алимов) күчмә аләм, Мактау Грамотасы һәм бүләк тапшырдылар (рәсемдә). Урак башланганнан бирле "Полесье" комбайны белән 10 мең центнердан артык ашлык суктырып алуга ирешкән аталы-уллы Илгиз һәм Рамиль Басыйров та район башлыгы тарафыннан макталдылар. Шундый ук күчмә аләмнәрне "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы комбайнчылары Геннадий Фадеев, Алексей Улькин, Фәнис Хәйруллин, Петр Архипов комбайннарында да күреп була хәзер. Егетләр әлеге аләмнәрне башкаларга бирмәс өчен тырышып эшләячәкләрен дә белдерделәр.

Район башлыгы комбайнчыларны күреп-сөйләшкәннән соң, "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы басуларында да булды. Соңгы культуралардан саналган рапс, кукуруз, шикәр чөгендере басуларын карады. Хуҗалыкта урып-җыю эшләрен кичекмәстән тизләтергә кирәклеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев