Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уңган куллар эштән курыкмый

Июнь аенда Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" дигән акция старт алды. Акциянең оештыручылары - республика Мәгариф һәм фән, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыклары, "Татмедиа" Республика агентлыгы.

Әлбәттә, һәр мәктәпнең төп горурлыгы ул-укучылар. Ә укучылар өчен горурлык булып бар мөмкинлекләре булдырылган мәктәптә белем һәм тәрбия алу санала. Кыскасы, мәктәп-укучы, укучы-мәктәп, әлеге төшенчәләр бер-берсеннән аерлгысыз булып яши. Шуңа да республикада әлеге бәйләнешне ныгыту максатыннан шушындый күркәм чара игълан ителде һәм, әйтергә кирәк, җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау һәм яклау тапты.

Районыбызда әлеге чарада актив катнашкан бертөркем шәхесләрне газетабызның узган саннарында атап үткән идек инде. Һәм менә тагын бер яңалык. Авыл кешесенең вакыты кысан булуга карамастан, Шланга авылында Ранис Бакиров җитәкчелегендә эшчеләр төркеме: Рамил Юсупов, Руслан Малләмов, Илһам Якупов, Дамир Алимов, үз мәктәпләренә һәм балалар бакчасына ярдәм итәргә алынганнар. Әлеге егетләр үз көчләре белән балалар өчен бик матур ял итү урыны булдырганнар. Афәрин, егетләр!

Бүген Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында якынча 80 миллион сум акча җыелган. Республиканың 754 предприятиесе, сәүдә фирмалары директорлары, эшкуарлар үзләре укыган яки балалары белем алган уку йортларына ярдәм иткән. Кайсы оешманың күпме акча күчергәнлеге белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үз мәктәбеңә ярдәм ит