Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Умарта кортлары кебек...

"Росгосстрах" компаниясе үзенең 90 еллык юбилеен үткәргәндә куанычлы хезмәт үрләрен дә билгеләп үтте.

Республика буенча "Росгосстрах" компаниясенең күчмә вымпеле Чүпрәле филиалына тапшырылды.

Бәйрәм тантанасына "Росгосстрах"ның Татарстандагы ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрид Хамадиев үзе килеп, әлеге күчмә вымпельне тапшырды.

-Иң мөһиме-кешеләр белән аралаша белү. Аларның тормышындагы төрле вакыйгалар белән хәбәрдар булып, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклашу. Ә сездә бу сыйфатлар бар. Әнә шуңа олы бәйрәмгә гүзәл нәтиҗәләр белән килдегез. Республика күләмендә үткәрелгән һәр бәйгедә сез алгы сафта. Бердәм коллектив буларак, беренче урыннарны яулыйсыз,-диде Фәрит Хамадиев. Юбилей уңаеннан республика агентлыгында агентлар, офистан сату менеджеры, агентлыкта сату менеджеры, страховкалаучы консультантлар арасында конкурслар оештырылды. Этаплап үткәрелгән әлеге бәйгедә иң яхшылар квартал саен билгеләнеп барылды. Аларның исемнәре тантанага җыелган агентлар каршындагы экранда күрсәтелгән. 9 айлык конкурсның төрле наминацияләре буенча җиңүчеләрне Эльмас Низамов зал каршында тәбрикләде. Мактау Грамоталары тапшырды.

Әлегә районда корпоратив иминиятләштерү буенча ризалык бирүче юридик затлар арасында килешүләр төзүче юк икән. Шунысы куанычлы, 9 айлык планны агентлык 104,2 процентка үтәгән.

Страховой планнарын планнан тыш арттырып үтәгән хезмәткәрләрнең дә йөзләре якты бүген. Җитәкчеләрнең иң кайнар рәхмәт сүзләре алар адресына яуды. Менә алар: А.М.Гафуров, В.Е.Кочеварова, В.Е. Прокопьев, Ф.А.Ситдикова, Д.Р.Хисаметдинова, Р.Х. Хәлиуллина, А.Д.Юсупова һәм башкалар. Агымдагы елның 9 аенда гомумән, район халкына страхованиенең төрләре буенча 4056742 сум акча түләнгән. Агентларның хезмәт уңышлары җиңел генә бирелми. Алар һәрчак урамда, кешеләр арасында. Умарта кортлары чәчәктән-чәчәккә кунып бал җыйган кебек, һәр кеше күңеленә юл табу өчен һөнәри осталык та кирәк.

Чыгып сөйләүчеләр арасында өлкән агент Гөлфирә Алимова, Василий Прокопьев, Галина Михайлова һәм башкалар бу турыда үз фикерләрен әйттеләр. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов та уенын-чынын бергә кушып: "Алар үз клиентларына төнен дә шалтыратып хәл беләләр",-диде һәм район Башлыгының тирән эчтәлекле Рәхмәт Хатын, иң мөһиме эчкерсез рәхмәт сүзләрен юбилярларга җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев