Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ул безнең якташыбыз

1 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның һәм Татарстанның дәүләт премияләре лауреаты, якташыбыз Ринат Таҗетдиновка 75 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе узды.

Тантаналы кичә К.Тин-чуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек («Качкыннар») белән ачылды. Спектакльдә Ринат Таҗетдинов Шәйхи бабай ролен башкарды.

Юбилярны котларга дип бик күп кунаклар һәм җитәкчеләр килгән иде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибгатуллин, халык шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев катнашты. Юбилярны тәбрикләүчеләр арасында, Татарстан һәм Казан театрлары җитәкчеләре, шулай ук Оренбург, Чувашия һәм Башкортостан театрлары артистлары да бар иде.

Якташыбызны котларга дип районнан Александр Шадриков җитәкчелегендәге делегация барды.

Александр Шадриков юбилярны котлап, якташларының аның өчен һәрчак горурлык хисе кичерүен белдерде һәм районда аның һәрвакыт көтеп алынган кунак икәнлеген әйтте. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Туган яктан җил сәламе", дип исемләнгән инсценировка күрсәттеләр.

Реклама

Ринат Таҗетдиновка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Минтимер Шәймиев рәхмәт белдерде һәм «Фиат Альбеа» автомобиле ачкычын тапшырды.

Мәгълүмат өчен:

Ринат Таҗетдинов Кече Чынлы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый. 1989 елдан 2010 елга кадәр Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр