Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укулар үткәреләчәк

20 июльдән 27 июльгә кадәр Татарстанда террорчылыкка каршы тору буенча укулар үткәреләчәк.

Хокук саклау органнары тарафыннан Казан шәһәренә килеп, Универсиада-2013 спорт комплексларына, транспорт объектларына (аэропортлар, вокзаллар), кинотеатрларга һәм халык күп тупланган башка урыннарга үтеп керергә маташкан һәм шартлаткыч җайланмалар, муляжлар урнаштыруга омтылучы "диверсантлар"ны тоткарлау буенча укулар оештырылачак.

Уку диверсантлары (тән төзелеше спортчы төрендәге 20-40 яшьлек яшь ирләр, славян кыяфәтле) халыкка шәхси фатирларда яшәп торуны, автотранспортны арендалауны, SIM-карта яисә кәрәзле телефон сатып алып бирүне, теге яки бу оешмага яисә объектка билгеләнгән йөкне илтеп тапшыруны үтенеп мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр.

Реклама

Алар, шулай ук, торак пунктлардагы кибетләрдән яисә аптекалардан зур күләмдә химик матдәләр сатып алырга, Казан шәһәрендә урнашкан төрле предприятиеләрнең эшчәнлеге белән дә кызыксынырга, аларны фотосурәткә төшерергә мөмкиннәр. "Диверсантлар" кунакханәләрдә, мотельләрдә, арендага алынган фатирларда яшәргә, шулай ук, вакытлыча эшкә дә урнашырга, төрле сәбәпләр белән шәһәрдәге уку йортларына һәм учреждениеләргә барырга мөмкиннәр.

-Шуңа да әгәр сезгә уку диверсантларына охшаш шикле кешеләр очраса, кичекмәстән хокук саклау органнары службаларына: 8-800-200-02-94, 8-800-550-50-07 (Россия территориясендә түләүсез), (8843) 231-49-00 телефоннары яисә www.vk.com/antiterror-2012 интернет сайты аша да хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан теләсә кайсы полиция бүлегенә 02 телефоны аша да мөрәҗәгать итеп була. Әлеге кыйммәтле мәгълүматны җиткергән кешегә акчалата бүләк каралган,- ди полиция начальнигы урынбасары Әмир Ахмедов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: антитеррор

2
X