Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укытучым, диеп дәшәм, еллар үткәч тә

Укытучы - барлык һөнәрләр арасында да иң үзенчәлеклесе. Әлеге һөнәр кешедән төпле белем бирә белүен, түземлелекне, һәр бала белән дустанә мөнәсәбәттә аралашуны таләп итә.

Әлеге хакта район мәдәният йортында үткән, Укытучылар көненә багышланган чарада район башлыгы Тимур Нагуманов та ассызыклады.

-Әйе, укытучы һөнәре - җир йөзендәге иң игелекле, олы хөрмәткә лаек хезмәт. Сезнең куйган хезмәтегез бәрабәренә шәхес формалаша, олы тормыш юлына атлый. Һәр бала сезнең аша туган җирен, гаиләсен, сайлаган хезмәтен яратырга өйрәнә. Моннан тыш, җәмгыятьтә нинди генә эш башкарылмасын, сез һәрчак алгы рәтләрдә торасыз, сезгә карап башкалар үрнәк ала. Ә бу очракта, билгеле, бернинди ялгышлыкларга да юл куярга ярамый. Әлбәттә, әлеге хезмәтне сайлаучылар-сез чын-чынлап үз эшегезне яратып башкаручылар. Исән-имин булыгыз, бәйрәм белән сезне!-диде ул чыгышында.

Тантанада мәгариф тармагы ветераннарының, белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагогларның, балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрнең, яшь укытучыларның, мәктәп директорларының, белем бирү өлкәсендә тормышка ашырылучы төрле грант ияләренең хезмәтләре искә алынып, иң олы рәхмәт сүзләре белән алкышландылар. Хезмәтләрендәге казанышлары өчен бертөркем укытучылар Россия һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыкларының, район башлыгының, район мәгариф бүлегенең дәрәҗәле исемнәре, Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары белән бүләкләнделәр.

Бу көнне Марс һәм Кече Чынлы урта мәктәпләрендә үткән капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылган биналарны, биредәге белем бирү торышын слайдтан карау мөмкинлеге тудырылды.

Тантана "Өмет" космолайнерында космик сәфәр кылу рәвешендә үтте. Программа буенча һәр йолдызлыкта тукталыш ясап, укытучылар һәм аларның укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт номеры тамашачы хозурына җиткерелде.

Әйе, һәр туган көннең бер минутын да бушка үткәрмәгән укытучылар бу көнне дә хезмәтләре белән беррәттән, ял да итә белүләрен янә бер кат расладылар. Ә алда галәмнең яңа йолдызлыкларын өйрәнү көтә, уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көне