Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укытучылар көненә Чүпрәледә бәйрәм концерты узды

Район мәдәният йортында халыкара укытучылар көненә багышланган бәйрәм тантанасы булды. Ул һәрвакыттагыча дулкынландыргыч һәм шатлыклы шартларда узды.

Тамашалар залына район белем бирү учредениеләрендә белем бирүче мөгаллимнәр, ветеран-укытучылар, кунаклар җыелган иде.

Укытучы хезмәтенең олы хөрмәткә лаек һөнәр булуы хакында элек-электән әйтелә. Бу чыннан да шулай. Чөнки алар вазифасына әле кулына каләм дә тота белмәгән яшь буынны тәрбияләп, шәхес итеп олы тормыш юлына чыгару вазифасы йөкләнгән. Бәйрәм белән котларга килгән район башлыгы Александр Шадриков та чыгышын әлеге сүзләрдән башлады.
-Районның мәгариф тармагында 600ләп хезмәткәр эшли. Алар балаларыбыз акыллы, сәламәт һәм тәрбияле үссеннәр өчен олы хезмәт куялар. Сез башкарган эшчәнлек олы хөрмәткә лаек. Исәнлек, гаилә бәхете, тыңлаучан укучылар, сабырлык телим сезгә ,-диде ул.

Һәр тантананың иң күңелле мизгелләре-ул лаеклыларны бүләкләү. Бүген дә сәхнә түренә укытучылар гына түгел, ә балалар бакчасында озак еллар хезмәт куйган тәрбиячеләр, тармакара технологияләр техникумы педагоглары, ветеран-укытучылар, юбилейлы гомер елларын билгеләүчеләр күтәрелде. Район башлыгы аларның һәркайсына мәгариф өлкәсендәге югары казанышлары өчен Мактау Грамоталары тапшырды.

Чүпрәле районы мәгариф хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белн котларга дип, Казан шәһәреннән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы законлылык һәм хокук тәртибе комитетының рәисе Шакир Ягудин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да килгәннәр иде.

Шакир Ягудин Укытучылар көне оешу тарихын искә алып, мәгарифне үстерү буенча республикада киң күләмле эшләр башкарылуын әйтеп үтте һәм шәхсән үзенең дә тормышта мөгаллимлек вазифаларын башкаруын ассызыклады. Укытучыларга исә хезмәтләрендә уңышлар, исәнлек теләде.

-Укытучы күргән саен күз алдына балачак, уку еллары килә. Беренче тапкыр мәктәпкә килүләр, хәреф тану, язарга өйрәнү... Һәркемнең күңелендә иң якты образ булып, ул укытучысы сакланадыр. Сезнең игелекле хезмәтегез буынннан буынга дәвам итә. Һәрвакыт шулай игелеккә өндәп, күңел җылыгызны балаларга биреп, хезмәт итегез,-диде Ринат Гайзатуллин.

Бәйрәм чарасында сәхнәдән бары тик җылы котлаулар, теләкләр генә яңгырады. Район мәгариф бүлеге начальнигы Марс Хәлиуллов укытучыларның олы хезмәтен Мактау Грамоталары белән бәяләде.

Алып баручылар тарафыннан ветеран-мөгаллимнәр, совет елларында билгеләнү тәртибе белән чит төбәкләрдән эшкә җибәрелгән укытучыларның Чүпрәле укучылары өчен мәртәбәле хезмәтләре, шулай ук, яңа гына белем дөньясына мөгаллимлек эшчәнлегенә аяк баскан яшь укытучылар телгә алынды. Һәркайсына җылы сүзләр әйтелде.

Видеоэкранда укучыларның остазларына булган хөрмәт сүзләре яңгырады, Кече Чынлы урта мәктәбе үрнәгендә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге бәян ителде.

Мөгаллимнәр хөрмәтенә коллегалары, укучылары тарафыннан бәйрәм теләкләре җыр-бию аша җиткерелде. Ә иң мөһиме залда һәм сәхнәдә хөкем сөргән җылы мохит булгандыр. Тантанадан күңел күтәренкелеге алган мөгаллимнәр бәйрәмне чәй табыны артында дәвам иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: укытучылар көне