Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Убидагы "Җылы йорт" приютына Яшел Үзән "Гнёздышка" балалар йортыннан 30 бала вакытлыча күчерелгән

Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат йортында барлыкка килгән күңелсез хәлдән соң, район җитәкчелеге Убидагы "Җылы йорт" приютында балалар тормыш-көнкүреше белән кызыксынды. Планнан тыш үткәрелгән әлеге тикшерүдә район башлыгы Александр Шадриков, район прокуроры Алмаз Әхмәтшин, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, Дәрвишләр бистәсендәге интернат йортында тәрбияләнүче балаларга "дизентерия" диагнозы куела һәм алар хастаханәгә озатыла. Бүгенге көндә анда дератизация һәм дезинфекция ясалды, балалар хастаханәдән яңадан кайтарылды. Әлеге вакыйганы Татарстан Ресубликасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси контролена алып, барлык республиканың барлык социаль учрждениеләрендә тикшерүләр уздырырга кушты.

Бүгенге көндә "Җылы йорт" приютында барлыгы 50 бала тәрбияләнә. Шуларның 30ы Яшел Үзән шәһәрендәге "Гнездышка" балалар йортында капиталь ремонт үткәрелү сәбәпле, вакытлыча күчерелгән.

Реклама

Район җитәкчелеге балаларның ашау-эчү режимы, юыну бүлмәләре, бассейнда булу вакытлары, гомумән көндәлек тормышлары турында кызыксынды. Азык-төлекнең саклану урыны һәм вакытларын карады. Балалар белән эшләүче хезмәткәрләрең медицина тикшерүе узганлыкларына дәлилләр барлады. Балаларга медицина ярдәме күрсәтү шартларын карады.

-Балалар белән эшләүче һәр учреждениедә нык контроль урнаштырылган булырга тиеш. Аеруча туклану өлкәсендә. Чөнки бу очракта без һәркем өчен кадерле булган сәламәтлекне куркыныч астына куябыз, -диде район башлыгы Александр Шадриков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: приют