Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уби пенсионерлары компьютерга өйрәнә

Уби урта мәктәбендә чираттагы дәрес. 15 ләп пенсионер информатика бүлмәсендә компьютер нигезләрен өйрәнә.

Укытучылары Алсу Ханбикова конспектлар яздырып, теория белән практиканы бергә алып бара. -Шулай эшләгәндә дәрес отышлырак була. Өлкәннәр заман техникасын авыррак үзләштерә, ә сөйләгән артыннан ук шуны компьютерда эшләп карагач, истә калу мөмкинлеге күберәк була,- ди ул. -Октябрь аенда шундый курс ачабыз дип игълан иткәч, теләк белдерүчеләр күп булды. Авылыбыз зур, теге очтан мәктәпкә кадәр килеп йөрү өлкән кеше өчен ансат түгел, әлбәттә.

Реклама

Шулай да 15 кешелек бер төркем җыйдык,- дип сүзгә кушыла мәктәп директоры Венера Мошкова. Людмила Красновага 72 яшь. Бөтен гомерен авылда акушерка булып эшләгән. -Монда миннән дә өлкәне юк инде, картаясы килми, коммуналь түләүләрне интернет аша эшлисе иде дә, өйрәнеп буламы, юкмы?,- ди ул. 67 яшьлек Лидия Леонтьеваның да максаты шундый. Үзе дә педагог- пенсионер булганлыктан укытучылары Алсу Ханбикованы бик талантлы белгеч, яхшы укыта, төпле аңлата,- дип мактый. Рәсемдә: мондагы һәр дәрес кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионерлар компьютерга өйрәнә