Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Уби авылында Хәйрия концерты узды

Дөньяга килеп, беренче сүзебезне без "Әни" дән башлыйбыз. Әни белән безнең бөтен тормышыбыз бәйләнгән: ул безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, җылытучы учагыбыз. Нинди генә яшьтә булсак та, әниләр алдындагы бурычыбыз кимеми. Безгә гомер бүләк иткән кешеләребезне без мәңге хөрмәт итәргә тиешбез.

Уби авылындагы мәдәният йортында " Йөрәктән йөрәккә" дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Чарадан кергән матди ярдәм район үзәгендә ноябрь аенда урнаштырылачак Ана скульптурасын ясауга тотылачак.

Авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин авылдашларга мөрәҗәгать итеп, әниләребезгә хөрмәт белән карарга кирәклеген искәртеп, аларга исәнлек теләде.

-Ана скульптурасы һәркем: тормыш башлаучы яшьләр, хәрби хезмәткә алынучы егетләребез һ.б. өчен баш ияр өчен урын булачак,-диде ул.

Концерт номерлары әниләргә багышланган җырлар, әсәрләр, чыгышлар белән сугарылган иде. Сәхнәдә урнаштырылган махсус хәйрия ящигына теләгән һәркем үзеннән өлеш кертә алды.

"Ил төкерсә, күл була" дигәндәй. Хәйрия концерты дәвамында билетлар сатудан 3600 сум җыелса, 37200 сумны авыл халкы һәм җитәкчеләр кертте. Әлеге изге эштә катнашкан һәремгә рәхмәтләр әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ХӘЙРИЯ ФОНДЫ